Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бергәләп сөеник

«Алтынчәч» балалар бакчасы үзенең сабантуен гөрләтте

Редакциябез почтасына бик матур, күңелле эчтәлекле хат килеп иреште. Әйдәгез бергәләп танышыйк, дуслар!

Сабан туе — халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме. 

«Бүләк» урманы янында «Алтынчәч» балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме нәниләре белән кече Сабантуй үткәрелде. Сабантуйда ата- аналарыбыз да бик теләп катнашты. Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы уңаеннан уздырылган әлеге кече Сабантуйда балалар капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып узышу, аркан тартышу, чүлмәк вату кебек милли уеннарыбызны уйнадылар. Әти- әниләр ярдәме белән оештырылган күзне бәйләп әйбер кисү уены иң мавыктыргычы булгандыр, мөгаен. 

Сабантуй кече булса да, бүләкләр зурдан иде. Чараны оештыручы ата- аналарыбызга, тәрбиячеләребез Әдгамова Кәдрия Вәсим кызына, Шәвәлиева Нәзифә Мирзагидан кызына зур рәхмәт. Вакыт чоңгылында югалмаган, үзенең тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган Сабантуй бәйрәме барыбызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм искиткеч күп шатлыклар алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев