Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Суган сайлый беләсезме?

Суганны нинди төбәктә үстерүләренә бәйле рәвештә, көньяк һәм төньяк сортларга бүләләр.


Культуралы үсемлек буларак суганны 5 мең елдан артык үстерәләр. Ул аш бүлмәсендә генә түгел, медицинада да киң кулланыла. Суганның өлгерү чоры, саклау вакыты, тәме белән аерылып торган әллә ничә төре бар. 
Суганны нинди төбәктә үстерүләренә бәйле рәвештә, көньяк һәм төньяк сортларга бүләләр.
Көньяк сортлы суганнар, гадәттә, озак сакланмый. Алар бик әче түгел. Шул сәбәпле мондый төр суганнарны татлы суган дип тә атыйлар һәм күбрәк салатлар өчен кулланалар. 
Әгәр дә көньяк сортларын урта полосада үстерергә ниятлисез икән, ул вакытта аларны рассадага утыртырга кирәк. 
Төньяк сортлары күпкә әчерәк була, әмма алар озаграк саклана. 
Вегетация вакытына карап, суганны тиз өлгерә торган (90-100 көн), уртача өлгерә торган (100-120 көн), соң өлгерә торганга (120 көннән дә күбрәк) бүләләр. 
Төсе ягыннан суган сары һәм кызыл була. Көньяк төбәкләрдә шәмәхә суган (аны әле Ялта суганы дип тә атыйлар) популяр. Шулай ук ак суган бар, ул баллырак. Соңгысын озак саклап булмый: тиз чери һәм авыруларга бирешә торган була. 
Сүз уңаеннан, Франциядә данлыклы суган ашын да нәкъ менә ак суганнан пешерәләр. 
Әче суганнарның барысы да тиз өлгерә торган сортларга керә. Алар составында эфир майлары бик күп, алар шикәргә бай. Тик уңыш ягыннан андый сортлар бик сөендерми. Кабыгы да әллә ничә кат була. 
Ярымәче сортлы суганнарның кабыгы әзрәк. Алар йомшаграк һәм уңышны махсус техника белән җыйганда аларга зыян килүе бар. Мондый төр суган озаграк өлгерә. Әче сортларга караганда аларның уңдырышлылыгы югарырак була. 
Татлы сортлы суганнар күп уңыш бирә, тик саклау ягыннан озак тормый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев