Спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт: 14 - 21 февральгә йолдызнамә
Чәчәк тә бер көндә атмый, җиләк-җимеш тә бер көндә пешми.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сез эшлекле тәкъдимнәр кертә алачаксыз, алар җитәкчелек тарафыннан лаеклы бәяләнәчәк. Кызыклы идеяләр танылу алачак, ә хезмәттәшләрегез аларны тормышка ашырырга ярдәм итәргә булышачак.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сезнең сөйкемлелегезгә каршы тору мөмкин булмаячак. Сезгә начар мөнәсәбәттә булган кешеләр дә, үз фикерләрен үзгәртер. Шул ук рухта дәвам итегез.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Вак уңышсызлыклар аркасында үз-үзегезгә ышанычны югалту ихтималыгыз бар. Тик үз сүзендә нык торганнар гына уңышка ирешә ала. Шуңа тискәре уйларны башыгыздан куыгыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Хыялда уйлап чыгарган матур сурәтегез тиздән чынга ашачак. Барысы да нәкъ сез теләгәнчә булыр. Бары түземлек кенә кирәк. Артык ашыкмагыз, язмышка ышаныгыз.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Тормышыгызга үзгәрешләр кертү теләге барлыкка килер: я эшне алмаштыру, я яшәү урынын. Бу яңарыш җиле бары яхшыга гына булыр. Бер урында тору, сазлыкка китерә ала.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Тирә-юнегездә күп яңа танышлар, дуслар пәйда булыр. Төрле темаларга сөйләшергә туры килер. Бөтен кешегә дә күңел дөньягызны ачмагыз, кайбер серләр якыннар өчен генә булырга тиеш.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Яңа эш урыны тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Үзгәрешләрдән куркып, шунда ук баш тартмагыз. Яңа эштә сезне зур уңышлар һәм һөнәри казанышлар көтә. Шуңа төпләп уйлап, киңәшләшегез.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Елмаю кеше гомерен озынайта диләр, шуңа бу көннәрдә яхшы кәефтә булыгыз, моның өчен бөтен шартлар да тудырылыр. Ә елмаюның тагын бер сыйфаты бар – ул кешедән-кешегә иярә. Әлеге “чылбырны” башлап җибәрегез.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Тормыш сукмагында үзегезне бераз гына адашкан сыман тоярсыз. Кире үз юлыгызга кайтырга яныгыздагы туганнарыгыз, дусларыгыз булышыр. Ярдәмнән баш тартмагыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр көтелә. Ялгыз Кәҗәмөгезләр үзләренең гомерлек ярларын табарга мөмкиннәр. Бары таләпләрегезне генә бераз киметегез, чөнки күрми калырга мөмкинсез.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сәламәтлегегезгә игътибарны арттырыгыз. Спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. Гомумән, физик ягыгызны камилләштерү турында уйлаган булсагыз, башлап җибәрегез.
Балык (19 февраль – 20 март)
Чәчәк тә бер көндә атмый, җиләк-җимеш тә бер көндә пешми. Барлык эштә сабырлык һәм аек акыл кирәк. Шуңа артык кызып китү урынсыз булыр, түземле булу юлын сайлагыз.
https://shahrikazan.ru/?ysclid=m5ec2skls6150030689
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев