СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Бүлмә гөлләрен ничек ашларга?
Гөлләр шаулап чәчәк атсын, яфраклары сәламәт булсын өчен аларга өйдә ясалган гап-гади ашлама сибәргә киңәш ителә.
Кирәк булачак: 10 г чи чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 л җылы су.
⠀ 1. Чүпрәне суда эретергә һәм шикәр өстәп болгатырга. Ким дигәндә, 2 сәгать тотарга кирәк.
Туклыклы катнашманы 1:5 исәбеннән су кушып болгатырга.
Үсентеләрне көзен һәм кышын айга бер тапкыр, ә язгы-җәйге чорда 10 көнгә бер тапкыр әлеге ашлама белән тукландырырга кирәк.
Чүпрәдә булган фитогормоннар, В төркеме витаминнары һәм ауксиннар күзәнәкләр бүленүне һәм үсемлекләрнең үсешен тизләтә.
Чыганак: "Ватаным Татарстан"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев