Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Кулланучы почмагы: Хаклымы мин?

Почтабызга чираттагы хат килеп иреште. Райондашыбызның хокукына кагылышлы мәсьәләгә ачыклык кертик.

Акция буенча алынган товарны кире кайтару мөмкинме? Мөмкинмен, дигән фикердәмен. Аерма юк кебек минемчә, товар акция беләнме ягъни тулы бәягә алынганмы...

Илвир, Актаныш районы, Иске Байсар авылы.

Илвир әфәнде, сез хаклы. «Роспотребнадзор» район халкын намуссыз сатучылардан сакланырга чакыра. Күпләребез, кибетләр үткәргән акцияләрнең тулы шартларын белмичә, вөҗдансыз сатучылар корбанына әверелә. Иң зур ялган мәгълүмат —акция буенча сатып алынган товарны алмаштырып яки кайтарып булмый дигәне.

Чынында исә, акция буенча сатып алган товарны, башка товар кебек үк, кайтарып та, алмаштырып та була, дип аңлатыла кануннарда.

Товарның сыйфаты начар, я ул башка сәбәпләр аркасында кулланучыга туры килми икән, сатып алган көнне исәпләмичә 14 көн эчендә кире кайтарырга була.
Шикаятьләр белән «Роспотребнадзор»га мөрәҗәгать итеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев