Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Йолдызнамә (1-8 сентябрь): яңа эштән баш тартмагыз

Сезнең өчен бик кызыклы һәм перспективалы эш килеп чыгуы ихтимал. Әмма ул сезгә артык формаль һәм күңелсез булып тоелырга мөмкин. Бу мөмкинлектән шуның өчен генә баш тартмагыз.

 

 

 

Кучкар (21 март – 20 апрель) Сез берьюлы бик күп төрле эшләр белән шөгыльләнә аласыз. Ләкин моңа әллә ни теләгегез булмас. Сез ял итүне кулайрак күрерсез ахрысы.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Сезнең өчен бик кызыклы һәм перспективалы эш килеп чыгуы ихтимал. Әмма ул сезгә артык формаль һәм күңелсез булып тоелырга мөмкин. Бу мөмкинлектән шуның өчен генә баш тартмагыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Өйдә, гаилә белән түгәрәк өстәл янында тәмле ризыклар белән сыйланудан тәм табарсыз. Тик бер шарт белән - әгәр аны үзегез әзерләсәгез генә.

Кысла (22 июнь – 22 июль) Сезгә барлык эшләрегездә дә уңыш елмая дип әйтеп булмый, әмма сезнең аларны тормышка ашыру өчен кирәкле бөтен нәрсәгез дә бар. 

Арыслан (23 июль – 23 август) Тирә-юньдәгеләрнең лыгырдавына колак салыгыз. Кемдер, үзе дә сизмәстән, ниндидер даһи фикер әйтеп ташларга мөмкин.

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Үз хаксызлыгыңны тану бәхәсләшергә омтылган әңгәмәдәшне коралсызландыра. Бигрәк тә, әгәр сез чыннан да хаклы булмасагыз. Бу тактик адымнан файдалансагыз, низагны булдырмый калдырырсыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Яңа һәм шактый файдалы проектлар бары тик элемтәләр җитәрлек булмау сәбәпле генә тукталып калырга мөмкин. Бу мәсьәләне чишәргә тырышыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Кайчандыр кичектерелгән эшкә яңадан тотыну мөмкинлеге килеп чыгачак. Һәм, иң кызыгы, ул гөрләп алга барачак.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь) Иң яхшысы - вәзгыятьне тыныч һәм уйлап кабул итү. Атна шау-шулы, хис-кичерешләр белән сугарылган гамәлләр өчен бик үк туры килми.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Вакытыгызның кадерен белегез. Энергиягезне юкка сарыф иткәнче, өй эшләре белән шөгыльләнегез. Гадәттән тыш маҗараларга тап булуыгыз ихтимал.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Уйланылмаган гамәл яки хата нәтиҗәсендә, бик кызыклы нәтиҗәләргә китерәчәк вакыйга булачак. Аны булдырмый калырга тырышмагыз, югыйсә, үзегезне күңелле маҗаралардан мәхрүм итәрсез.

Балык (19 февраль – 20 март) Дусларыгызның сүзләренә яхшырак колак салыгыз - сезгә ниндидер мөһим нәрсә әйтерләр. Мәгълүмат алуның башка ысуллары булса да, монысыннан да йөз чөермәгез.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев