БЕР РӘХМӘТ МЕҢ БӘЛАДӘН КОТКАРА: 62 көннән соң коймалы булдык!
МТС бистәсенедәге Бакча урамында яшәүчеләрнең койма проблемасын язып чыкканнан соң, 62 (!!!) көн буе бу юнәлештә хәрәкәт күзәтелмәде.
Кая гына мөрәҗәгать итеп карамады алар – мәсьәлә уңай чишелеш тапмады.
Бакча урамындагылар кул селтәгән иде инде, 26 июнь көнне җаваплы оешма вәкилләре койманы тотып, тирә-ягын тәртипләп китте. “Ышанмый тордык, тотып-тотып карадык”, - ди өмет өзгән яшәүчеләр.
Рәхмәтне кемгә әйтергә генә белми алар бүген. “Бу эшкә кулы тигән һәркемгә рәхмәт яусын! Онытмадылар бит, эшләп куйдылар”, - дип сөенә коймалы булган райондашлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев