Татарстан матбугаты көне белән!
«Актаныш-информ» коллективын Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйбыз!
Хәзерге заман кешесе мәгълүматларсыз яши алмый, ә аларны объектив җиткерү нәкъ менә үзебезнең журналистларга бәйле. Безнең «ТАТМЕДИА» АҖ-нә караган «Актаныш-информ»ның тарихы бик бай – замана белән бергә атлап, районның иң мөһим һәм кызыклы вакыйгаларын яктыртабыз. Газетаның басма версиясеннән тыш, электрон мәйданчыкларда – сайтта һәм социаль челтәрләрдә актив эшлибез, радио, телевидениедә яктыртып барабыз.
Җаваплы журналист һөнәре көндәлек фидакарьлек, осталык һәм объективлык, шулай ук онлайн режимда тәүлек әйләнәсе ялларсыз һәм бәйрәмнәрсез эшләү таләп итә. Журналистларның, барлык хезмәткәрләрнең актив тормыш позициясе нәтиҗәсендә район яңалыкларын, туры эфирларны һәм видеотасмаларны район халкы гына түгел, аның чикләрендә дә укыйлар һәм карыйлар. Безгә республикабызның башка район һәм шәһәрләрендә яшәүче якташлардан кире элемтәләр килә.
Һөнәри бәйрәмебездә «Актаныш-информ»да эшләүче һәркемгә бетмәс- төкәнмәс илһам, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев