Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Сүз белән көй кушылганда җыр туа

Казанда Актаныш якташлар берлеге җитәкчесе, ТР Инкассация идарәсе башлыгы булып эшләүче Вәсим Вахитов буш вакыты булуга кулына каләм ала. Вәсим Хуҗаҗан улының җырлап торган шигырьләрен танылган композитор Инсаф Хәбибуллин көйгә салган. Игътибарыгызга- сүз-көйләрдән җырга әверелгән иҗат җимешләре.

Гашыйк булдым бер чибәргә 

Гашыйк булдым бер чибәргә,
Нинди матур күзләре.
Күзләреннән дә матур шул
Их, шуның керфекләре.

Иреннәре янып тора
Өтеп алырдай кебек.
Әллә нинди сихри көчләр 
Гел аңа тарта кебек.

Кара бөдрә чәчәләреннән 
Сыйпап сөясе иде.
Беләме икән, мин бит гашыйк, 
Шуны беләсе иде.

Шундый нәфис гәүдәле кыз
Кайларда туды икән?
Кайда тусын соң андый кыз,
Актаныш кызы икән.

Актанышым 

Сагынып кайтам туган Актанышка,
Күрер өчен туган җиремне.
Дусларымны, туган-тумачаны,
Сөйләр өчен йөрәк серемне.

Күпме хатирәләр узды инде,
Күпме тарих эзен калдырган.
300 елдан алып бүгенгәчә,
Күпме язмыш, гомер салынган.

Иске Идел тынып калган инде,
Агыйделдән күптән аерылыган.
Тау битендә Хәмит чишмәсе дә
Корымаган, суга баеган.

Күпме куллар, матур гөлләр иле,
Актанышым минем-үз җирем.
Тау башында балкып торасың син, 
Актанышым минем-күз нурым!

 

Дусларым бар, минем дусларым бар!

Дусларым бар, минем дусларым бар!

Шатлыгымны уртак бүләргә.
Дусларым бар, минем дусларым бар!

Хәлләремне аңа сөйләргә.

Дусларым бар, минем дусларым бар!
Авыр чакта бергә булырга.
Дөнья булгач, төрле хәлләр була,
Дуслар булып мәңге калырга!

Дуслар да бит алар төрле була.
Чын дуслары, масайганнары.
Авыр хәлгә калсаң, кайчагында
Бер дә танымый кайбере.

Дуслар булса, алар шундый булсын,
Бер икмәкне унга бүләрлек.
Авыр хәлдә калсак кайвакытта
Синең өчен булсын үләрдәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев