«Ший Памаш» ансамбле җитәкчесе Ирина Миңнекәева «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңде
Актанышның гүзәл затлары «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында катнашты. Алар зона бәйгесендә җиңү яулап, Казанның «Корстон» кунакханә- сәүдә- күңел ачу комплексында узачак тантанага чакыру алганнар иде. Бүген Актаныш районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова җитәкчелегендәге делегация язгы матур бәйрәм котлауларын алып кайталар. Иң сөенечлесе- Мари Суыксуы мәктәбе укытучысы, «Ший Памаш» ансамбле җитәкчесе Ирина Миңнекәева республика буенча да җиңү яулады.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында Актаныш районы вәкилләре ел саен актив катнашалар. Быелгы зона бәйгесе аеруча истәлекле булды, Гөлфинә Мөхәммәдиева "Хатын-кыз-лидер", Алсу Хөснуллина "Хатын-кыз-ана", Ирина Миңнекәева «Хатын-кыз- мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңде. Дилбәр Вәлиева "Хатын-кыз- ел үрнәге" исеменә лаек булды. "Ир-ат-лидер" номинациясендә Рәмис Кадыйров җиңгән иде.
Бүгенге тантаналы чарада әлеге райондашларыбыз катнашып, бик матур бәйрәм тәэсирләре алып кайталар.
Мари Суыксуы мәктәбе укытучысы, «Ший Памаш» ансамбле җитәкчесе Ирина Миңнекәева республика күләмендә дә «Хатын-кыз- мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңү яулады, «ДНС» кибетләр челтәренең 20 мең сумлык сертификаты белән бүләкләнде.
Ирина Робинзон кызы ансамбль әгъзалары белән бергәләп бар республикадан килгән кунаклар алдында чыгыш ясап, мари халкының җырлары-биюләре белән таныштырды.
Райондашларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зурдан-зур уңышларга ирешүегезне теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев