Иске Кормаш авылыннан Данияр һәм Тәрҗимә Әскәровлар Татарстанның иң матур кышкы ишегаллары конкурсында III урын алды
Татарстанда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тарафыннан республика Иҗтимагый палатасы белән берлектә оештырылган ишегалдын иң яхшы кышкы сыннар белән бизәү конкурсына йомгак ясалды.
Татарстанда иң матур кышкы ишегалларын сайлау конкурсында 3 086 (39,46%) тавыш җыеп Актаныш районының Иске Кормаш авылыннан Данияр һәм Тәрҗимә Әскәровлар өченче урынны яулады.
3 793 тавыш (69,6%) җыеп, Мөслимнән Наргиз Камалов җиңүче булды. Икенче урында – Түбән Каманың Кайманов урамындагы 11 нче йорт ишегалды (3 607 тавыш, 66,4%).
Тавыш бирүдә 18 703 кеше катнашты. Барлык өч җиңүче дә акчалата бүләкләр алачак.
Даниярны һәм аның тормыш иптәше Тәрҗимәне чын күңелдән котлыйбыз. Исән-сау, сәламәт булып алдагы елларда да авылдашларны, райондашларны, Яңа ел кунакларын сөендерерсез дигән ышанычта калабыз. Иҗат ялкыныгыз сүнмәсен, сүрелмәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев