Бүген район ЮХИДИ җитәкчеләре «Актаныш-информ» иҗат коллективын Яңа ел бәйрәме белән котлады
Район ЮХИДИ оешмасы җитәкчелеге «ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» филиалына бәйрәм бүләкләре белән килеп журналистларны котладылар.
Актаныш районы ЮХИДИ җитәкчесе Ринат Шәмсиев "Актаныш-информ" журналистларына юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау юнәлешендәге хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
- 2023 елда сезнең иҗат төркемегез белән бик уңышлы эшләдек. Алдагы елларда да дуслыгыбыз дәвам итсен, район халкын юлларда имин йөрергә чакырып үзебездән зур өлеш кертик. Яңа еллар котлы булсын!- диде Ринат Радик улы.
Район ЮХИДИнең пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да "Актаныш-информ" журналистларының хезмәтен лаеклы бәяләде, киләчәктә дә кулга-кул тотынып эшләргә чакырды:
- Безнең эшчәнлекне бер каршылыксыз яктыртып барасыз. Киләчәктә дә шулай дус-тату булып калыйк. Рәхмәт хатларыбызны кабул итеп алыгыз!- диде Ләйсән Рәдиф кызы.
Мәртәбәле кунакларыбыз "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиевка,
телевидение операторы һәм шоферыбыз Марат Сәрраховка,
веб-мөхәррир Ләйсән Газизовага , радио бүлеге җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтовага , диктор-корреспондент Фәния Рәшитовага , телевидение диктор-корреспонденты Альбина Солтановага "Актаныш таңнары" газетасы корреспонденты Рузилә Хәсәновага, телевидение җитәкчесе Регина Сәлаховага СММ-белгеч Юлай Низаевка рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Айнур Рәсим улы хезмәтебезне лаеклы бәяләгән ЮХИДИ хезмәткәрләренә коллектив исемннән рәхмәтен әйтте. Очрашу күмәк фотоларга төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев