Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Актаныш кызы Чаллы «Сабан туе гүзәле-2024» конкурсында җиңде

Актанышның сәләтле кызлары һәм уллары уңышлары белән гел сөендереп тора. Чаллы Дәүләт педагогика университеты филиалының индустриаль педагогика көллияте студенты Әминә Гаянова 31 нче тапкыр үткәрелүче Чаллы «Сабан туе гүзәле -2024» конкурсында җиңде. Әминә тумышы белән Богады авылы кызы.

Чаллыда Татар телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелүче "Сабан туе гүзәле» конкурсына Әминә Илфак кызы чираттагы конкурска катнашкан кебек гаризасын һәм үзе турында видеоязма юллый. Соңгы вакытта бәйгеләрдә үзенең сәләтен сынау аңа бик ошый. Сәләтле кызны финалга сайлап алу турына чакыралар. 16 яшьлек Әминә шунда гына үзенең нинди дәрәҗәле бәйгедә катнашканлыгын аңлый. 

"Сабан туе гүзәле» конкурсы кызларны һәрьяклап сыный, тикшерә. Кечкенәдән сәнгать даирәсендә үсүе, әти-әнисенең иҗади булуы, кул эшләренә осталыгы Әминәгә бу конкурста югалып калмаска ярдәм итә. Көллияттә укыганда театр студиясендә шөгыльләнүе дә талантларын ачарга йогынты ясый. Бәйгегә әзерләнгәндә кызлар вокал, хореография, модель сәнгате буенча мастер-класслар узалар. Әминә ризык әзерләү этабында татар халкының милли ашы-кыстыбый пешереп тагы да үзенең аш-суга осталыгын күрсәтә.

Әминәнең Гаянова Актаныш кызларының уңганлыгын, булганлыгын тагын бер кат раслап  финалга чыккан 10 кыз арасында "Сабан туе гүзәле -2024" конкурсының җиңүчесе булды. Аның шатлыгын әнисе Илфира белән әтисе Илфак та  уртаклашырга барды. «Кызыбызның уңышларына бик сөенәбез, оештыручылар яныбызга килеп татар милли җанлы бала үстерүегез өчен зур рәхмәт», дип рәхмәтләрен әйттеләр», ди Илфира ханым. 

Әминәгә җиңүче буларак чит илгә туристик юллама алу өчен сертификат бүләк иттеләр. Ул шулай ук Чаллы Сабан туеның абсолют батырын бүләкләүдә дә катнашачак. 

Якташыбыз Әминә Илфак кызын зур уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә барыр юлларың якты һәм киң булсын, акыллым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев