Актаныш гүзәлләрен 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар (фотолар)
Актаныш районының иң гүзәл хатын-кызлары бүген бергә җыелды. Нәфис затларыбыз өчен район мәдәният сараенда 8 Март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы бәйрәм уза. Бәйрәмдә катнашучылар арасында төрле һөнәр ияләре белән бергә волонтерлар, эшмәкәрләр дә бар.
Тантаналы чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хатын-кызларны 8 Март белән котлады һәм дәүләт бүләкләре белән хөрмәтләде.
Иң беренче булып сәхнәгә энесе Радик Солтановның “Батырлык ордены”н алырга Лариса Солтанова күтәрелде. Махсус хәрби операциядә һәлак булган Солтанов Радик Марат улы үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнгән иде. Бүген район башлыгы Ленар Зарипов орденны аның апасы Лариса Марат кызына тапшырды.
- Кадерле гүзәл затлар! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Бу - бик матур, барыбыз да яраткан язгы бәйрәм.
Сез мәхәббәт, наз, матурлык атмосферасын аласыз. Сезнең һәркайсыгыз иң яхшы сүзләргә лаек. Сез гаилә учагын саклыйсыз, үзегезне йорт эшләренә, балаларыгызга багышлыйсыз. Кайгыртучанлыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм лаеклы тәрбия бирә белүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез, - диде Ленар Зарипов.
Җитәкчебез билгеләп үткәнчә, безнең хатын-кызлар үзләренең рухи юмартлыгын игелекле эшләрдә, яраткан эшләрендә күрсәтә, өстәвенә балаларына, оныкларына рухи кыйммәтләр бирәләр һәм гореф-гадәтләрне саклыйлар, аларны патриотлар итеп тәрбиялиләр.
Районыбыз башлыгы бигрәк тә хәрби операциядә илебез киләчәге өчен неонацизмга каршы көрәшүче геройларның, якыннарына- әниләренә, хатыннарына, солдатларга булышучы волонтерларга, аларны кайгыртучы барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
Мәдәният сараена килеп керүгә үк артист ир-егетләребездән лалә чәчәкләре кабул итеп алган кызлар, ханымнарның тагы да кәефләрен күтәреп сәхнәгә «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы чыкты.
Берсеннән-берсе эчтәлекле, матур милли аһәңле җырлары, биюләре белән тамашачыны таң калдырды, яхшылыкка рухландырды артистларыбыз.
Концерт башланганчы хатын-кызларыбыз Актанышның уңган апаларының кул эшләреннән төзелгән чигүлекләр күргәзмәсен карадылар.
Мендәр тышлары, кулъяулык, ашъяулык, тәрәгә пәрдәләре һәм башка матурлык тудыручылар үзләре дә биредә иде, хөрмәтле Илиза апабыз, Алсу Арсланова мастер-класс та күрсәттеләр.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова 500гә якын хатын-кызны бәйрәм белән котлап тантаналы бәйрәм оештыруда зур ярдәм күрсәтүе өчен район башлыгы Ленар Зариповка рәхмәт белдерде, яз гөлләре кебек нәфис затларны 8 Март белән котлап изге теләкләрен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев