Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан чаралар планы
Инде менә ничә еллар декарь ае инвалидлар Декадасы белән башланып китә
Уздыру вакыты |
Чаралар |
Чараны уздыру урыны |
1-10 декабрь |
Инвалидлар ункөнлеген уздыру буенча һәр җирлекнең чаралар планын булдырып эш оештыру. |
Авыл җирлекләре. |
1 декабрь, 09.00 |
Мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт көне. Инвалидлар ункөнлегенә старт бирү. Район җитәкчелегенең җирлекләрдәге беренчел инвалидлар оешмалары җитәкчеләре, район инвалидлар оешмасы президиумы әгъзалары белән Брифинг. |
Район Советы киңәшмәләр залы, авыл җирлекләре. |
2 декабрь, 08.00, 09.30, 11.00, 12.00, 14.00
|
Инвалидлар сораулары буенча җирлекләрдә түгәрәк өстәлләр. (Инвалидларны кабул итү). |
Яңа Әлем авыл җирлеге Иске Богады авыл җирлеге, Аккүз авыл җирлеге, Иске Байсар авыл җирлеге, Чуракай авыл җирлеге. |
3 декабрь, 09.00 |
Юридик ярдәм көне. Инвалидларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү. |
“Яшьлек” мәдәни үзәге, Актаныш авылы, Юбилей урамы, 4 йорт. |
3 декабрь, 10.00 |
Инвалидлар өчен «Ваканциялар ярминкәсе”. |
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге. Актаныш авылы, Ленин проспекты, 61 нче йорт. |
2-10 декабрь |
Мәгариф көне. – Түгәрәкләрдә “Мәрхәмәтлелек” темасына әңгәмәләр уздыру; –“Толерантлык турында сөйләшик” темасына мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре оештыру; – Ата-аналар өчен «Сәламәт яшәү рәвешен саклау турында» белешмәлек, «Игелек кылыгыз», Сәламәтлекне яшьтән саклагыз” темаларына мәгълүмати стендлар; – ”Әйләнә-тирәбездәге дөнья” фотокүргәзмәсе оештыру. |
Районның мәгариф оешмалары. |
2-10 декабрь, 08.00-16.00. 4 декабрь, 1-10 декабрь |
–“Үзенчәлекле бала” проекты кысаларында психологик –“Инвалид балалар белән эшләү“ педагоглар өчен консультация; –Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм аларның әти- |
Балалар иҗат үзәге. Актаныш авылы, Юбилей урамы, 111 нче йорт. |
1-10 декабрь |
Сәламәтлек көне. – Авыл җирлекләренә урын өстендә ятучы инвалидларга һәм инвалид балаларга медицина күзәтүе уздыру өчен бригадалар чыгару; – Массакүләм мәгълүмат чаралары, радио, телевидение аша физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны медицина һәм дару белән тәэмин итү һәм тернәкләндерү буенча мәгълүмат җиткерү. |
Авыл җирлекләре. |
1-10 декабрь |
Китапханә көне. – Иҗатлары белән бөек шәхесләр” – радиотапшыру; – инвалидларга йортларга чыгып китаплар өләшү “Галиҗәнәп китап кунакта”; –Инвалид балалар өчен «Авырлыклар килгән чакта иңне-иңгә куябыз» тематик чара; – “Китап – дәва” китап күргәзмәсе. |
Үзәк китапханә, Актаныш авылы, Тынычлык Авыл китапханәләре. |
2-10 декабрь |
Игътибар көннәре. Авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында инвалидлар белән очрашу, хөрмәтләү. |
Авыл җирлекләре, хезмәт коллективлары. |
4 декабрь, 09.00 |
Спорт һәм сәламәтлек көне. –Инвалидлар арасында шахмат, шашка турниры. |
Балалар иҗат үзәге. Актаныш авылы, Юбилей урамы, 111 нче йорт. |
2-10 декабрь |
Күңел җылысы көне. – Район җитәкчелегенең урын өстендә ятучы инвалид балаларның өйләренә чыгуы; –Укучыларның хезмәт коллективлары булмаган инвалидларның йортларына барып, хуҗалыкта ярдәм күрсәтү. |
Авыл җирлекләре. |
7 декабрь, 10 декабрь,
1-10 декабрь,
10 декабрь,
1-10 декабрь,
1-16 декабрь. |
– “Мәрхәмәтле йөрәк” хәйрия ярминкәсе – Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Йолдызчыклар» - оригамидан мастер-классы – «Өмет торналары» мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен муниципаль конкурс»; – Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗат эшләреннән “Өмет торналары” күргәзмәсе оештыру; – Инвалид балалар өчен кул эшләре һәм бүләкләр әзерләү; –“Тылсымлы дөнья” оригами республика конкурсына гаризалар һәм эшләр кабул итү. |
Балалар иҗат үзәге. Актаныш авылы, Юбилей урамы, 111 нче йорт. |
1-10 декабрь |
«Игелек үзәге» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге аша карауда булган инвалидларны хөрмәтләү. – Карауда булган инвалидлар һәм инвалид балалар белән йортларга чыгып очрашулар; – «Волонтер» үзәге көче белән инвалидларга ярдәм оештыру. |
«Игелек үзәгеге» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге, Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 йорт. |
10 декабрь, 10.00 |
Мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек көне. “Игелек марафоны- |
Район мәдәният йорты. Актаныш авылы, Тынычлык проспекты, 62 нче йорт. |
1-10 декабрь |
Массакүләм мәгълүмат чаралары, радио, телевидение, социаль челтәрләр аша ункөнлек дәвамында уздырылган чараларны яктырту. |
Мәгълүмат чаралары |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев