Гаделнең зур уңышы
Үткән ял көннәрендә Казан шәһәрендә “Татарстанның ышанычлы бадминтончылары-2020” республика ярышы узды.
Ике көн дәвам иткән әлеге турнирда Актаныш командасы да катнашты.
Чемпионатта Гадел Шәйдуллин III урын яулады. Остазы – Алгинат Гәрәев.
Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе тарафыннан оештырылган әлеге ярышның икенче этабында ирешелгән зур җиңү бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев