Бакчачы киңәшләре
Хөрмәтле бакчачылар һәм бакча яратучылар! Инде күптәннән вәгъдә иткән мәкаләм сезнең алда. Илһам АРСЛАНОВ. Иске Солтангол авылы.
Әгәр сорауларыгыз туса, минем өй телефоны: 5-46-72.
Һәвәскәр бакчачы тынгысыз, эзләнүчән, һәрчак күбрәк белергә, бакчасындагы җиләк-җимештән, яшелчәдән мул уңыш җыеп алырга омтыла һәм моңа ирешү өчен дөрес юлны сайларга тырыша.
Күзәтүләрдән күренгәнчә, күп кенә бакчачылар биек һәм юанрак үсентеләрне сайлап алырга тырышалар. Болай эшләргә ярамый. Үсенте никадәр яшьрәк булса, ул шулкадәр тизрәк, әйбәтрәк тамырлана һәм үсеп китә.
Татарстан шартларында җимеш культураларыннан, бигрәк тә, чия, слива, алмагач, груша киң мәйданнарда үстерелә. Билгеле, һәвәскәр бакчачыларда туган иң күп сораулар җимеш культураларын үстерүгә кагыла дисәк тә, хата булмас. Бакчаның ни дәрәҗәдә уңыш бирүе агачларның сәламәт һәм гомерле булуы, корткыч бөҗәк һәм төрле авырулардан
газапланмавы, нигездә, менә шул сорауларны дөрес хәл итүгә бәйле.
Кәүсәнең җир өсте тигезсезлегеннән, ягъни тамыр муентыгыннан алып, беренче скелет ботак формалашкан урынга кадәр өлеше штамб дип атала. Аның биеклеге төрлечә булырга мөмкин, әмма 50 см дан ким биек булмаганда әйбәт санала. Кәүсәнең штамбтан алып, иң очына кадәр булган өлеше үзәк үткәргеч яисә лидер дип атала һәм ул иң өстәге берьеллык үсенте белән төгәлләнә.
Кәүсәнең үзеннән ябалдашны хасил итә торган төп скелет ботаклар үсеп китә. Ябалдашны формалаштырганда менә шушы скелет ботакларның кәүсәдән нинди почмак ясап үсеп китүенә игътибар итәргә кирәк. Бу почмак бик кысынкы да һәм артык җәенке дә булмасын, 55 градус чамасы тәшкил итсә, оптималь исәпләнә. Әгәр дә артык кысынкы (45 градус һәм кимрәк) булса, ул ботакка үсеп киткән җиренә 1 см киңлектә алюмин яки җиз чыбыктан боҗра кигертергә кирәк. Болай эшләгәндә бу ботакта чәчәк бөреләре формалаша һәм агач иртәрәк җимеш бирә башлый. Корткыч бөҗәкләр килмәсен өчен агач төбенә биек андыз үсентесен утыртырга кирәк.
Әгәр сорауларыгыз булса, мин һәрвакыт җавап бирергә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев