Инфраструктура рубрикасы буенча яңалыклар
-
Торак төзелеше игътибар үзәгендә
ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсе республикада торак төзелеше һәм торакны сафка бастыру мәсьәләләренә багышланды. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 10 мартка Татарстанда социаль ипотека буенча 1774 фатирга исәпләнгән 38 торак йорт сафка бастырылган. Февраль аена планлаштырылган дүрт йортның барысы...
-
Мәктәпләрдә капиталь ремонт
Мәктәпләрдә капиталь ремонт ясау программасы кысаларында башкарыласы эшләр исемлегенә, ТР Президенты Р.Миңнеханов йөкләмәсе һәм ТР Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча, бүлмәара ишекләрне алыштыру, мәктәпнең санитар узелларын ремонтлау да өстәлде. Шул рәвешле, капиталь ремонтта 6 төр эш каралган: мәктәп түбәләрен, тәрәзәләрен, ишекләрен алыштыру, инженерлык челтәрләрне, мәктәпкә керү урыннарын, санитар узелларны тиешле дәрәҗәгә китерү.
-
Үзгәрешләр керде
2012 елның 1 гыйнварыннан биналарны, корылмаларны, тәмамланмаган төзелеш объектлары биналарын дәүләт исәбенә алуның яңа тәртибе гамәлгә керде. Ул Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 577 санлы боерыгы белән 2011 елның 14 октябрендә расланган иде. Башка пилот регионнары исәбендә Татарстан Республикасы да, яңа технологияләрне үзләштерү өчен, старт мәйданчыгы буларак билгеләнде. 2012 елның гыйнварыннан...
-
Капиталь ремонт эшләре
Татарстанның 17 районындагы 145 йортта капиталь ремонт эшләре башланган. Бу хакта 4 февраль көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Министр белдерүенчә, 2012 елгы капиталь ремонт программасында гомуми мәйданы 5,33 млн. кв.м. булган 843 күпфатирлы йорт катнаша. 220,8 мең...
-
Республика төзелеше колачлы
2012 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 473 мең кв. метр булган күпфатирлы 117 йортны сафка бастыру ниятләнә. Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 11 гыйнвар, 2012 2 (9647) санында
-
Еллык эшкә йомгак
Татарстан Республикасы 2011 елда торакны сафка бастыру буенча федераль үзәк алдындагы йөкләмәсен үтәп чыкты. Бу хакта 30 декабрь көнне торак төзелеше, аны сафка бастыру мәсьәләләренә багышлап уздырылган видеоконференциядә игълан ителде. Киңәшмә Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин...
-
Ачу тантанасы
Актанышның Ленин проспекты 61 нче йортны капиталь реконструкциядән соң ачу тантанасы 30 декабрьдә 9.00 сәгатьтә була.
-
Еллык бурыч үтәлерме?
Татарстанда торакны сафка бастыру буенча еллык планны 36 муниципаль берәмлек тулысынча үтәп чыккан. Шул рәвешле, республикада еллык бирем 92 процентка үтәлгән. Барлыгы 2 млн 208 мең 600 кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Әлеге мәгълүматлар ТР Хөкүмәт йортында торакны сафка бастыру мәсьәләләренә багышлап ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә...
-
Программалар арта тора
2012 елга Татарстанда торак төзелеше буенча программа формалашкан. Аннан күренгәнчә, 2012 елда республикада 2 млн 480 мең кв. метр мәйданда торакны сафка бастыру планлаштырыла. Бу хакта ТР Президенты Р.Миңнеханов рәислегендә узган видеоконференциядә мәгълүм булды. Тулы мәгълумат газетаның Чәршәмбе, 23 ноябрь, 2011 92 (9634) санында
-
Югары Гәрәй авылы
Югары Гәрәй авылына баручы 800 метр юл төзекләндерелде. Күпергә торба салынды, тау формалаштырылды, ком түшәлде.
-
Татар Суыксуы авылы мәдәният йорты
Татар Суыксуы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үз көчләре белән бинада косметик төзекләндерү эшләре башкардылар. Идән җәйделәр. Электр үткәргечләр алыштырылды, яңа яктырткычлар куелды. "Янаул" хуҗалыгы иганәчелек ярдәме күрсәткән.
-
21 шәхси йортта ремонт
Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы нигезендә бүгенге көндә районда 21 шәхси йортта ремонт эшләре бара.
-
Җир һәм торак мәсьәләләре комиссиясе утырышыннан
Кичә район Башкарма комитеты каршындагы җир һәм торак мәсьәләләре комиссиясенең чираттагы утырышы район башлыгы Э.Н.Фәттахов катнашында узды. Чарага Актанышның 57 бистәсенең Химиклар урамында озак еллар бернинди дә төзелеш алып бармаган 11 милек хуҗалары чакырылган иде, аларның 7се катнашып, арада җитди сөйләшү булды. Шулай ук, утырышта йорт салу өчен җир сорап...