Хакимият сәгате рубрикасы буенча яңалыклар
-
Югары Яхшый авыл җирлегендә яшәүчеләр унберенче гуманитар ярдәмгә үз өлешләрен кертте
Бу көннәрдә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядәге егетләргә унберенче тапкыр гуманитар ярдәм җибәрүгә олы әзерлек эшләре бара.
-
Ленар Зарипов социаль объектларда террорчылыкка каршы чараларны көчәйтүне сорады
Бүген хакимияттәге иртәнге киңәшмәдә район башлыгы Ленар Зарипов мәктәп, балалар бакчалары һәм башка социаль объектларда террорчылыкка каршы чаралар күреп, игътибар арттыруны таләп итте.
-
Татар Ямалысы авыл җирлеге башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Татар Ямалысы авыл җирлеге башкарма комитетына яңа җитәкче - Лотфуллина Лүзия Фирдәвис кызы билгеләнде.
-
Районыбызда парламент дәресләре дәвам итә: Югары Яхшый мәктәбе укучылары авыл җирлеге башлыгы очрашты
9 февраль көнне Югары Яхшый мәктәбендә парламент дәресе үткәрелде.
-
Такталачык җирлегендә мал саны арткан, грантлар кайткан, үзара салым акчасы халык өчен эшли, ә башлык...
Районыбызда бу көннәрдә халык җыеннары гөрли. Бүген Такталачык авыл җирлегендә дә 2023 елга хисап ясау, 2024 елга планнар төзү киңәшмәсе узды. Сходта Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашып, илебездәге бүгенге вәзгыять, районыбызның социаль-икътисади үсеше турында таныштырды, җирлек башлыгы эшчәнлегенә бәя бирде.
-
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов районыбызга коммуналь хезмәт техникалары тапшырды
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы районнарга яңа коммуналь техникаларның ачкычларын тапшырды.
-
Актаныш районында “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды вәкиле МХОдәге хәрбиләргә һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтә
2023 елның 1нче июненнән Россиядә “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды төзелде һәм актив эшли башлады.
-
Бүген Актаныш районы җитәкчеләре Мәскәүдә «Кече Ватан- Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумында катнаша
15-16 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә «Кече Ватан- Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумы уза. Әлеге форумда Татарстан Республикасыннан 95 кешелек зур делегация катнаша.
-
Үз эшен башлап җибәргән райондашларыбызга 9 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелгән
Район башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Коллегиясендә чыгыш ясады.
-
Казанда Актаныш якташлык җәмгыятен җитәкләүче Вәсим Вахитов МХОдә һәлак булганнарның балаларына Яңа ел күчтәнәчләре юллады
Үзләре күптән башка төбәкләрдә яшәсәләр дә, күңелләре белән һаман туган якта, аның кешеләрен сагынып, кайгыртып яшәүче якташларыбыз белән без чиксез горурланабыз. Казанда Актаныш якташлык җәмгыятен җитәкләүче Вәсим Вахитов әнә шунды хөрмәтле затларның берсе.
-
«О бюджете Актанышского муниципального района Республики Татарстан на 2024 год и на плановый период 2025 и 2026 годов»
«О бюджете Актанышского муниципального района Республики Татарстан на 2024 год и на плановый период 2025 и 2026 годов»
-
Район башлыгы Ленар Зарипов журналистлар белән очрашуда: Шундый авыр чор халыкны бер-берсенә якынайтты
Күптән түгел Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Актаныш-информ» журналистлары белән очрашты. Әңгәмә барышында Ленар Рафак улы узып баручы 2023 елга нәтиҗәләр ясады.
-
Демографияне җайга салып: Районыбызда 150 нче сабый тантаналы төстә туу турында таныклыклы булды
Район ЗАГС бүлегендә бүген тантаналы чара булып узды. Киров авылында яшәүче Ибраһимовларга өченче балаларының туу турындагы таныклыгын тапшырдылар.
-
Ленар Зарипов быелгы «Ел укытучысы» бәйгесе финалистлары белән әңгәмә корды
Заман искиткеч зур тизлектә үзгәрә, елдан -ел гына түгел, хәтта көннән-көн яңарыш, инновацион технологияләр ургылып кергән вакытта яшибез.
-
Муниципаль хезмәткәрләр хезмәт тәртибе таләпләрен үтиме?
2023 нче ел узып бара. Һәр тармакта елга нәтиҗә ясала, киләчәккә бурычлар билгеләнә. Әлеге тынгысыз чорда Актаныш муниципаль район Советының оештыру бүлегендә кадрлар белән тәэмин итү секторы мөдире Инзилә Гыйльманова белән сөйләшеп алдык. Инзилә Рәшит кызы әңгәмәбез барышында Кадрлар хезмәте һәм хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эше белән таныштырды.