Сез сораган идегез рубрикасы буенча яңалыклар
-
Гаилә елында гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелә?
Русия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Моннан тыш, Гаилә елы әлеге институтны яклау буенча дәүләт чараларын популярлаштыруга юнәлтелгән. 2023 елның 22 ноябрендә Владимир Путин “Русиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турында” указга кул куйды. Указ шул ук көнне үз көченә керде. Моннан тыш, Русия Президенты Хөкүмәткә 27 декабрьгә кадәр Гаилә елын уздыру буенча оештыру комитетын формалаштырырга, шулай ук куелган максатларга ирешү өчен кирәкле чараларны финанслау чыганакларын билгеләргә кушты. Указда шулай ук оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикова билгеләнүе турында да белдерелде. Ноябрь ахырындагы чыгышында ул балаларның һәм өлкәннәрнең сәламәтлеген яхшыртуга юнәлтелгән төрле программалар планлаштырылуын ассызыклады. Алар арасында мәҗбүри диспансерлау кысаларында хезмәткәрләрнең репродуктив сәламәтлеген тикшерү дә бар. Соңгы елларда Президент демографик проблеманы хәл итәргә кирәклегенә игътибарны көчәйтә. 2022 елда Русиядә туучылар санының суммар коэффициенты — 1,42гә тигез булган. Соңгы 30 елда максималь күрсәткечкә 2015 елда ирешелгән. Анда күрсәткеч 1,78 була. Шул ук вакытта халык санын саклап калу өчен бер хатын-кызга исәпләгәндә туучылар санының суммар коэффициенты 2,1 тирәсе булырга тиеш. Ә халык үсеше өчен — тагын да югарырак.
-
Актанышлылар февраль аенда өч көн рәттән ял итә алачак
Февраль аенда Татарстанда 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү сәбәпле кыска эш атнасы булачак.
-
Муеннан эшкә чумарсыз: 24-31 гыйнварга йолдызнамә
Авыр ситуацияләрне дә ерып чыгарлык юллар табарсыз, дөрес карар кабул итәрсез.
-
Белгеч пенсиягә чыкканда ясала торган төп хатаны әйткән
Әгәр пенсия Социаль фонд гаебе белән үз вакытында килмәсә, әлеге акчалар тулысынча түләнергә тиеш, срогы буенча бернинди чикләүләр дә юк.
-
Сезгә 15 мең сум килдеме?
2024 елның гыйнварыннан гаиләләр 15 мең сумга кадәр акча ала башлады.
-
Күктәге торнага алданмагыз: 17- 31 гыйнварга йолдызнамә
Үз көчеңә генә исәп тоту - ул һәрвакытта да зирәк карар түгел, хәзер сезгә уртак эшнең уңай яклары турында да уйланырга кирәк.
-
Сезнең бурыч – артыгын сөйләшмәскә: 10-17 гыйнварга йолдызнамә
Сезгә бик күп көч түгәргә, төзегән планнарыгызны үзгәртергә туры киләчәк.
-
9 гыйнварга йолдызнамә
Иртәгәсе көн нинди булачагын беләсегез киләме? Астрологлар фаразын укыгыз.
-
Гыйнвар сынамышлары нәрсә вәгъдә итә?
Гыйнварда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә.
-
2024 елга йолдызлар нәрсәгә игътибар итәргә киңәш бирә
Кемдер үзенең тормышын кардиналь рәвештә үзгәртәчәк, ә кемнедер моңа шартлар мәҗбүр итәчәк.
-
Пенсия кайчан киләчәк?
Социаль фондның төбәк буенча бүлегендә бу хәлгә ачыклык керттеләр.
-
Киләчәктә керем китерәчәк: 29 декабрь - 5 гыйнвар йолдызнамә
Бәлки, сезгә аралашу даирәсен үзгәртергә һәм Яңа елны яңа компаниядә каршы алырга кирәктер.
-
2024 елга йолдызлар нәрсәгә игътибар итәргә киңәш бирә
Кемдер үзенең тормышын кардиналь рәвештә үзгәртәчәк, ә кемнедер моңа шартлар мәҗбүр итәчәк.
-
Яңа елдан Татарстанда минималь хезмәт хакы арта
Минималь хезмәт хакы — минималь куллану бюджетының 100 проценты диярлек.
-
Кадерле дуслар, Үзәк чыршы ачылу тантанасына рәхим итегез!
27 декабрь көнне районыбызда Яңа ел бәйрәмнәренә старт биреп Үзәк чыршы ачу тантанасы булачак. Матур итеп бизәлгән чыршыбыз узган елдагыча «Яшьлек» яшьләр үзәге мәйданына урнаштырылды.