Сез- Безнекеләр! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актаныш районының Киров авылында туган Илнар Талипов Буа шәһәре Башкарма комитетын җитәкли башлады
Дүртенче чакырылыш Буа шәһәр Советының 35 нче утырышында шәһәр Советы депутатларының бертавыштан кабул ителгән карары белән район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илнар Рамазан улы Талипов сайлана.
-
Дибәҗә Каюмованың кызы: Бу кадәр олылауга әниемнең рухы сөенә торгандыр (фото һәм видео)
Бүген Татар Ямалысында авылның данлы кызы, күренекле педагог, язучы, шагыйрә Дибәҗә Каюмованы искә алдылар.
-
«Йолдызлык» командасы Севастопольдә мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен бүләкләнгән
Севастопольдә «Созвездие-Йолдызлык» республика хәрәкәте тарафыннан бик күңелле вакыйга булган.
-
«Минем яраткан артистым» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды
Алар арасында якташларыбыз да булуы куанычлы!
-
Бүген Россия почтасы көне: Бәйрәм мөбарәк, эшләр уң булсын!
Россия Федерациясе Президенты Указы белән кабул ителгән һәм июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Россия почтасы көне илебездәге иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәм уңаеннан мөхтәрәм райондашыбыз, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, мөхәрриятебез алдында эшләп килүче «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы Фәймә Зайнуллина бик матур шигырь иҗат иткән.
-
ИХЛАСТАН КОТЛЫЙБЫЗ: «Алга» хуҗалыгы баш белгече Россия Федерациясе Мактавына лаек булды
Бүген Татарстанда зур вакыйга- «Казан-Экспо» халыкара Күргәзмәләр залында «Бөтенроссия кыр көне-2023» уза.
-
Якташыбыз яза: Туган яктан илһам алып
6 июль көнне Актаныш районы Күҗәкә авылында Наилә Вәлиева-Хәкимованың иҗатына багышланган «Туган яктан илһам алып» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
-
Сүз белән көй кушылганда җыр туа
Казанда Актаныш якташлар берлеге җитәкчесе, ТР Инкассация идарәсе башлыгы булып эшләүче Вәсим Вахитов буш вакыты булуга кулына каләм ала. Вәсим Хуҗаҗан улының җырлап торган шигырьләрен танылган композитор Инсаф Хәбибуллин көйгә салган. Игътибарыгызга- сүз-көйләрдән җырга әверелгән иҗат җимешләре.
-
Ихластан котлыйбыз: Райондашыбыз намуслы хезмәте өчен хөрмәтләнде
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Федераль дәүләт теркәү иадрәсенең Актаныш бүлеге баш белгеч-эксперты Ильяс Кламит улы Харисов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән бүләкләнде.
-
Төбәк данын ил күләмендә яклый
Райондашларыбызның зур уңышлары, матур казанышлары хакындагы яңалыкларны сезгә җиткерүләр аеруча шатлыклы безгә дә.
-
Пучы авылында яшәүче Миңнегали Хаҗиевны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Пучы авылында яшәүче Хаҗиев Миңнегали Хаҗи улы бүген үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 90 яшьлек олы юбилеен каршылый.
-
Хәрби операциядән ялга кайткан якташларыбыз: Барыгызга да зур рәхмәт! (фотолар)
Ярты ел узды- райондашларыбыз бер-бер артлы махсус хәрби операциядән туган якларга кыска вакытлы ялга кайталар.
-
Аккүз мәктәбе укучылары районыбызның алдынгы һәм хөрмәтле ветераны белән очрашуга велопоходта барды
Бүген Аккүз мәктәбенең 1, 3 класс укучылары класс җитәкчеләре Айсылу Фәрит кызы Хисамова белән Михайловка авылында гомер итүче, 60 еллык эш стажы булган, Татарстанның атказанган терлекчесе, бик күп орден медальләр һәм II, III дәрәҗә Дан орденнары иясе Пугачева Антонида Ефимовна белән очрашуга бардылар. Әлеге очрашу велопоход итеп тә оештырылган иде.
-
Районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре «Актаныш-информ»га изге теләкләрен җиткерде
Татарстан Матбугаты көне белән «Актаныш-информ» коллективы бик күп котлаулар кабул итә. Һөнәри бәйрәмебез белән котларга мөхәрриятебезгә район юл хәрәкәте бүлеге башлыгы Ренат Шәмсиев белән ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова килде.
-
Ленар ЗАРИПОВ: Татарстан матбугаты көне белән!
Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре! Матбугат ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.