Сез- Безнекеләр! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яз һәм гүзәллек бәйрәме котлы булсын: Ленар Зарипов районыбызның алдынгы хатын-кызларын хөрмәтләде
Бүген районыбызда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмдә хезмәтләрендә зур уңышларга ирешкән гүзәл затларыбыз хөрмәтләнде.
-
Актанышның икенче мәктәп командасы «Тату сыйныф серләре»нең Казандагы ярымфинал бәйгесенә барачак
Бүген районыбызда зур чара- »«Тату сыйныф серләре-2024» конкурсының зона бәйгесе узуы турында хәбәр иткән идек. Актаныш данын яклап чыгыш ясаган икенче санлы мәктәпнең 6 б сыйныфы укучылары һәм ата-аналары зона бәйгесендә җиңү яулады. Райондашларыбыз Казанда булачак ярымфинал ярышына чакыру алды.
-
«Чишмә» хуҗалыгы баш ветеринар табибы Илназ Әхмәтовка «Татарстанның атказанган ветеринария табибы» исеме бирелде
Бер-бер артлы сөенечле хәбәрләр килә. Бүген «Казан-Экспо» ХКҮдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киң вәкиллекле киңәйтелгән утырышында райондашларыбыз да хөрмәтләнде.
-
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Россия авыл хуҗалыгы министрының рәхмәтенә лаек булды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының Актаныш районы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитештерү бүлеге консультанты Гөлфисә Шәйхразыева Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министры Д. Н. Патрушевның Рәхмәтенә лаек булды.
-
Актаныш кызы Гүзәл Газетдинова Татарстан Республикасының «Ел студенты-2023» конкурсының Гран-при иясе!
25 гыйнвар- Студентлар көнендә ел саен республикабызның иң күренекле студенты ачыклана. 2023 нче елгы конкурсның җиңүчесе булып якташыбыз, Такталачык авылы кызы Гүзәл Газетдинова танылды.
-
Бүген Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне
Бүген Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, данлыклы якташыбыз, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденының тулы кавалеры, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне.
-
Бүген Актанышыбызның горурлыгы, “Моң патшабикәсе” Әлфия Авзалова туган көн!
Бүген, 15 гыйнварда Актанышыбызның горурлыгы, татар халкының “Моң патшабикәсе” Әлфия Авзалова туган көн.
-
Бүген район ЮХИДИ җитәкчеләре «Актаныш-информ» иҗат коллективын Яңа ел бәйрәме белән котлады
Район ЮХИДИ оешмасы җитәкчелеге «ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» филиалына бәйрәм бүләкләре белән килеп журналистларны котладылар.
-
«Агыйдел» ансамбле балетмейстеры Илдар Хатмуллинга Башкортстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде
«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балетмейстеры Илдар Хатмуллинга Башкортстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде.
-
Районыбыз башлыгы гимназия укучысына Минтимер Шәймиев бүләген тапшырды
«Глаголица» әдәби премиясе конкурсына районыбыз укучылары ел саен катнашып зур уңышларга ирешәләр.
-
БӘХЕТЕМНЕ СИНДӘ ТАПТЫМ...
Түбән Кама шәһәрендә якташыбыз, Татарстан республикасының һәм Россиянең атказанган архитекторы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины, Түбән Кама һәм районында 25 елдан артык Баш архитектор булып эшләгән, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге директоры, СССР, Россия һәм Татарстан Архитекторлар берлеге әгъзасы, Россия субъектлары баш архитекторлар Советы әгъзасы, Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фирдавис Гайнетҗан улы Хановның архитектура өлкәсендә 45 еллык иҗади тормышына багышланган «Түбән Кама шәһәре — минем архитектура тормышымда» дип аталган шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы узган. Бу хакта безгә Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге әгъзасы, Түбән Каманың 15 санлы «Чулпан» балалар бакчасы мөдире Лилия Гыймранова хәбәр итте. Күргәзмә турында ВКонтакте челтәрендә видеоязма да бар.
-
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчелеге Бөтенрәсәй инвалидлар оешмасы оешуның 35 еллык юбилее уңаеннан хөрмәтләнде
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова һәм инвалидлар оешмасы сәркатибе Анна Саматова инвалидлар хокукларын һәм ирекләрен яклау эшенә ярдәмнәре һәм Бөтенрәсәй инвалидлар оешмасы оешуның 35 еллык юбилее уңаеннан Бөтенрәсәй инвалидлар берлегенең Татарстан Республикасы мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.
-
2023 елдагы эшчәнлеге өчен «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү аланының өлкән әйдаманы бүләкләнде
«Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү аланының өлкән әйдаманы, муниципаль район театры актёры Айнур Хөсәенов, 2023 елда Татарстан Республикасында балалар ялын оештыру нәтиҗәләренә багышланган яшьләр конференциясендә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде һәм Рәхмәт хатына ия булды.
-
Пучы егете- Россия Федерациясе спорт мастеры
Пучы авылы егете, яшь көрәшчебез Илназ Шәмсиев Россия Федерациясе спорт мастеры исеменә лаек булды.
-
Ленар Зарипов Әниләр бәйрәмендә ике райондашыбызга «Ана даны-Материнская слава» медален тапшырды
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Әниләр көе уңаеннан районкүләм бәйрәм уза.