Сез- Безнекеләр! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов радио һәм барлык элемтә тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
7 Май - радио һәм барлык элемтә тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Бүген телефон элемтәсеннән, радиодан, телевидениедән, интернеттан башка заман кешесенең тормышын күз алдына да китерүе кыен. Болар көндәлек тормышыбызны тагын да уңайлы, эшебезне нәтиҗәлерәк итә.
-
Районыбыз башлыгы Ленар Зариповны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген Актаныш муниципаль район Башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы үзенең туган көнен каршылый.
-
Актаныш йолдызлары «Ак инеш» белән «Умырзая» «Созвездие- Йолдызлык» фестивалендә беренче урынны алды
Актаныш йолдызлары- «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында эшләп килүче «Ак инеш» хореография ансамбле белән «Умырзая» үрнәк вокаль ансамбле «Созвездие- Йолдызлык» телевизион фестивалендә беренче урынны алды.
-
«Яңа татар җыры – IV» бәйгесендә райондашларыбызның җыры I урынга лаек булды
18 апрель көнне «Пирамида» концертлар залында узган гала-концертта «Яңа татар җыры – IV» бәйгесенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Алар арасында райондашларыбызның да бүләкләнүе безнең өчен олы сөенеч. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Резедә Шәйдуллина көенә һәм Энҗе Разова сүзләренә язылган «Аяз булсын күгебез» жыры «Иң яхшы балалар жыры» номинациясендә I дәрәжә премия Лауреаты булды.
-
«Алтынчәч» кызы Түбән Камада узган «Нәүрүз гүзәле» бәйгесендә I урынны алды
Бүген Түбән Кама шәһәренең 15 нче балалар бакчасында «Сөенеч» курчак театры белән берлектә оештырылган «Нәүрүз гүзәле – 2024» республика бәйгесе узды.
-
Сарманнан- җиңү белән: Актанышның икенче санлы мәктәбе командасы «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең ярымфинал этабында I урынны яулады
Әле генә сөенечле хәбәр алдык: Актаныш районы командасы «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең ярымфинал этабында I урынны яулады.
-
Якташыбыз Лиана Ганеева Хатын-кызлар хоккей лигасының иң яхшы бомбардиры булып танылды
Санкт-Петербург командасы Хатын-кызлар хоккей лигасының 2024 елгы плей-офф финал сериясендә җиңү яулады. Лиганың иң яхшы бомбардиры булып якташыбыз, танылган хоккей остасы Иске Байсар авылы кызы Лиана Ганеева танылды.
-
«БШ», диләр аның турында- Бүген Актанышның Мактаулы гражданы Баязит Мөхәммәтовның туган көне
Актаныш районының социаль-икътисади йөзен булдыруда зур өлешен керткән, эксперименталь яңа Актаныш авылын төзүдә башлап йөргән, озак еллар җитәкче постларда хезмәт куйган Баязит Мөхәммәтов бүген туган көнен каршылый.
-
Байсар мәктәбе укучысы «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә II урын алды
4 апрель көнне Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә йомгак ясалды. Бу мәртәбәле бәйгедә Байсар мәктәбе укучысы Рузалина Хайбрянова мактаулы II урынны яулады.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов Кисловодскида узган ярышта җиңүче райондашларны котлады
Район башлыгы Ленар Зарипов Кисловодск шәһәрендә узган Россиякүләм ярышларда Татарстан данын яклап бронза медаленә ия булган яшь спортчыбыз Ринат Гайнановны җиңү белән котлады.
-
Райондашыбыз Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалык министрлыгының Почёт грамотасы белән бүләкләнде
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалык министрлыгының Почёт грамотасы белән бүләкләнде.
-
Актаныш гүзәлләре - «Яз гүзәле»ндә!
Бүген Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында студентлар һәм яшьләр арасында бик популяр булган «Яз гүзәле» конкурсының финалы узачак. »
-
Якташыбыз кандидатлык диссертациясен яклады
Әле генә сөенечле хәбәр килеп иреште, Актаныш районында туып-үскән Айнур Җәлилов «Төзелеш өлкәсендәге килешү (шартнамә) конструкцияләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.
-
Райондашыбыз «Мактаулы остаз» билгесенә лаек булды
Райондашыбыз, «Ак инеш» бию ансамбле җитәкчесе Лилия Фәтхуллина Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының бик матур бүләгенә- «Мактаулы остаз» билгесенә лаек булды.
-
Хөрмәтебез чиксез сезгә, әй, хатын-кыз: «Актаныш-информ»да кунакта кече авылда мәдәният учагы дөрләтүче Рәмилә Хамматуллина
“Актаныш-информ” мәгълүмат ресурсларында бүген төп геройлар- районыбызның, республикабызның социаль -икътисади тормышына үзләреннән зур өлеш кертүче ханымнар.