Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Гөлнара Сабирова: Муса Җәлил истәлегенә бәйге ачылышында илне яклаучыларны күрсәтәсе килә
2-3 февраль көннәрдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үтәчәк «Ватаным Татарстан» гамәлгә куя торган Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры ачылышы тематикасы махсус хәрби операция белән бәйле булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова хәбәр итте.
-
Районыбызның 70 укучысы Кыш бабай призы өчен көч сынаша
Районыбызда Кыш бабай призлары өчен спорт ярышлары бүген дә дәвам итә. «Батыр» спорткомплексына районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 70 тән артык укучы татарча милли көрәштә үзләренең көчләрен сынарга килде.
-
Быел РСФСРның спорт остасы Илфат Әнвәров исемендәге көрәш бәйгесенә иганәчелек итүчеләр арткан
Әгәр исән булса, Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәровка нәкъ менә бүген, 18 ноябрьдә 72 яшь тулган булыр иде. Әмма аның рухы, батырлыгы райондашларыбызның хәтереннән беркайчан да җуелмас. Чөнки Илфат абыйны хөрмәт итүчеләр аның исемендәге көрәш бәйгесен гамәлгә куеп исемен мәңгеләштерделәр.
-
Яшь батырларыбыз якташыбыз Ринат Фәрдиев истәлегенә узган Бөтенроссия көрәш турнирында көндәшләрен оттылар
Зәй шәһәрендә якташыбыз Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш турниры узды.
-
Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр
Даими авторыбыз, балалар иҗат үзәгенең Пучы филиалы җитәкчесе Ләйсән Газизова — Саматовадан мөхәрият почтасына чираттагы хат килде.
-
Көрәш мәйданында – бил бирмәс егетләр
Милли көрәш – элек-электән сабан туеның күрке булып санала.
-
Көрәшче даны яшьтән үк бар аларда!
Пучы балалар иҗат үзәге җитәкчесе - Ләйсән Фидәис кызы Газизовадан бик матур эчтәлекле яңалык кабул иттек. Әйдәгез бу язма белән бергәләп танышыйк, дуслар!
-
Кәзкәй кадет мәктәп-интернаты исеменә ачык көрәш турниры оештырылды
Бүген Актаныш районының Кәзкәй авылында урнашкан кадет мәктәп-интернатында көрәш буенча ачык беренчелек узды. Биредә 2009нчы елдан алып һәм яшьрәк яшүсмерләр көч сынашты. Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Аны олылар да, яшь буын да үз итә.