Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балалар бакчалары арасында узган «Йолдызлык 2024» фестиваленнән фотолар.
«Йолдызлык 2024» фестиваленнән фололар
-
Райондашыбыз 1 урын яулады
Аккүз мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ильвина Шәйдуллина, «Көмеш кыңгырау» газетасының Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырган видеобәйгесендә 1 урын яулады!
-
Табанлыкүллеләр «Ике болыт» драмасын сәхнәгә куйды
Актаныш районында театр айлыгы дәвам итә
-
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең район этабы җиңүчеләре.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре: 1 урын - Чуракай һәм Иске Байсар 2 урын - Иске Кормаш һәм Яңа Әлем 3 урын - Меңнәр, Такталачык, Теләкәй, Ямалы. ГРАН-ПРИ - Мари Суыксу мәктәбе.
-
Мохтар Мутин исемендәге драма коллективлары смотрын 15 февральдә Иске Кормаш халык театры дәвам итә
Районыбызда авыл мәдәният йортлары драма коллетивлары һәм халык театрлары смотры айлыгы бара. Мохтар Мутин исемендәге драма коллективлары смотрына 2023 нче Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында старт бирелгән иде. Авыл драма коллективларына сәхнә әсәрен ике номинациядә сайлау хокукы бирелгән иде: музыкаль спектакльләр һәм ватанпәрварлек, туган як, миллилекне яктырткан спектакльләр. Мәртәбәле жюри ноябрь, декабрь һәм гыйнвар айларында авыл җирлекләренә барып театр коллективларының чыгышын карады һәм иң уңышлы дип табылганнарын район финалына чакырды.
-
Язмабызга әйләнеп кайтып: Балалар сәнгать мәктәбенең эмблемасы яңадан туды
2023 ел- Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы иде. Нәкъ тә шушы елда мәдәниятебезгә игътибар тагы да артты. Актаныш районы республикада «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында мактаулы I урынга лаек булды. Районыбызда мәдәният юнәлешен үстерүгә саллы өлеш кертүче Балалар сәнгать мәктәбе әлеге истәлекле елда үзләренең эмблемасын булдырды. Авторы- балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге остазы Айрат Сәрвәров. Эмблеманы укучылар игътибарына чыгаргач, бик күп фикер- тәкъдимнәр кабул иттек. Хәзер исә балалар сәнгать мәктәбенең яңа эмблемасы тагы да матур, камил. Афәрин, Айрат Изил улы!
-
«Йолдызлык-2024»: Бүген районыбыз укучылары фестивальнең сайлап алу турында чыгыш ясый
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае бүген сәхнә костюмнарын кигән яшь артистларның дәртле авазыннан гөрләп тора.
-
Районыбызда «Созвездие-Йолдызлык» конкурсы старт алды: Сайлап алу туры бүген гимназиядә уза
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале ел саен җырга, биюгә, сөйләм осталыгына яшь талантларыбызны барлый. Быел да яраткан бәйгебез бик матур башланып китте. Районыбыз мәктәпләре укучылары инде жюрига үзенең чыгышларын тәкъдим итә башлады.
-
Бүген Түбән Яхшыйда төзекләндерүдән соң авыл клубы ачылды
Бүген Түбән Яхшыйда төзекләндерүдән соң авыл клубы ачылды. Мәдәният үзәген тантаналы ачуда район башлыгы Ленар Зарипов катнашты.
-
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары тәрәзәләргә Яңа ел тылсымын өрә
Хәерле иртәләр, кадерле «Актаныш-информ»чыларыбыз!
-
«Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертыннан фоторепортаж
«Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертыннан фоторепортаж.
-
«Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамле Казан тамашачысын шаккаттыра
Бүген «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда, Г. Тукай исемендәге филармония залында өр-яңа концер программасын тәкъдим итте.
-
Аккүз мәктәбенең «Ялкын» театр коллективы «Ният» фестиваль-конкурсында катнашып диплом белән бүләкләнде
Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Ялкын» театр коллективы «Ният» төбәкара татар балалар театраль коллективлары фестиваль-конкурсында катнашты.
-
Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда алдынгы төбәкләр бишлегенә керә
Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтендә тора: сатылган билетлар саны һәм алган керем күләме буенча республика Россия төбәкләре арасында, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Башкортстаннан соң, дүртенче урында килә. Беренче бишлекне Түбән Новгород өлкәсе йомгаклый.
-
Минзәлә театрында Гөлшат Зәйнашевага багышланган X республика фестиваленең гала-концерты узды
Бу хакта «Минзәлә-информ»нан коллегабыз Дифиза Нуриева яза һәм фотосурәтләр белән уртаклаша.