Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Ак инеш» бию ансамбле «Россия: Мәдәни төрлелек һәм гражданнар бердәмлеге» Идел буе федераль округы форумы кунаклары алдында чыгыш ясады
24-25 август көннәрендә «Казан Экспо»да «Россия: Мәдәни төрлелек һәм гражданнар бердәмлеге» Идел буе федераль округы форумы уза.
-
25 августта «Мин матурлык эзләп йөрим” әдәби-музыкаль марафоны Мари Суыксуы авылына киләчәк
«Китап» радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим” әдәби-музыкаль марафоны ахырына якынлаша. Тиздән марафончы сәнгатькәрләребез районыбызга янә кунакка киләчәк.
-
Актанышның "Нәмәкәй"ләре оста шаяртты: Татар КВН лигасында II урынга лаек булды
Кичә башкалабыз Казанда Халыклар дуслыгы йортында “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының финалы узды. Анда безнең Актаныш яшьләре дә "Нәмәкәй" исеме астында чыгыш ясап зур уңышка иреште.
-
Актанышта беренче тапкыр "Җәйге матур кичләрдә" бәйрәме узды
Районыбыз талантлы шәхесләргә бай безнең. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае коллективына да иң матур тавыш ияләре-моңлы җырчылар, гаҗәеп матур телле, интерактив алып баруга оста сүзчеләр-артистлар җыелган.
-
Китап сөючеләр илендә: үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркында укучылар белән очрашты
Бүген район үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркында укучылар белән очрашты.
-
КИШТӘДӘ-ЯҢА КИТАП: Әлфия Ситдикова, Таш тамыры
Әлфия Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) – хәзерге заман татар әдәбиятының күренекле әдибе. Ул ике дистәгә якын шигырь, проза һәм балалар китаплары авторы. Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова Татарстан Республикасының Актаныш районы Күҗәкә авылында 1957 елның 14 августында колхозчы гаиләсендә туа. Әлфия Ситдыйкова туган авылында сигезьеллык, Актаныш районы Пучы авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1975 нче елда данлыклы КамАЗ төзелешенә эшкә килә. Егерме елга якын гомерен заводта йөктөягеч машинада эшләп үткәрә. 2000 нче елда аны «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенә эшкә чакыралар. Ул 2000-2009 елларда «Чаллы-ТВ» телерадиокомпания»сенең «Күңел» радиосында музыкаль редактор, өлкән корреспондент, корреспондент булып эшли. Яр Чаллы педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. 1977 нче елда Әлфия Ситдыйкованың беренче шигырьләре матбугат битләрендә күренә башлый. 1979 нчы елда дүрт шигыре Татарстан китап нәшриятында «Яшьлегем Чаллы» күмәк җыентыгында басыла. 2003 нче елда Чаллыда ҖЧҖ «Газета-китап нәшрияты»нда «Йөрәгемә яфрак сыена» дип исемләнгән беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга. Бер-бер артлы шигъри җыентыклары басылып чыккан автор, 2012 нче елда каһарман шагыйрь Нур Баянның иҗатын өйрәнеп «Нур Баянның шигъри дөньясы» дип исемләнгән хезмәтен бастырып чыгара (ГУ «РЦМКО»). Екатеринбургта Әлфия Ситдыйкованың Любовь Долматова белән автордашлыкта, рус телендә басылып чыккан «Золотая Звезда Хасана Заманова» дигән поэма, документлар, истәлекләр, хатлар, фотосурәтләр, мәкаләләр кергән, авылдашы – Советлар Союзы Героена багышланган китабын Североуральск каласында яшәүчеләр үз хисабына бастырып чыгаралар. Шушы көннәрдә генә бер романы, повесть һәм документаль бәяне кергән «Таш тамыры» дип исемләнгән проза китабы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Ул киң җәмәгатьчелеккә шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, публицист һәм журналист буларак билгеле. Саҗидә Сөләйманова, А.С. Грибоедов, исемендәге премияләр иясе. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре. Ә.Ситдыйкова – 2008 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Шушы көннәрдә якташыбызның өр-яңа китабы табадан төште. Игътибарыгызга әлеге китапка кергән "Тургай җыры" хикәясен тәкъдим итәбез.
-
Хыялга юл кайдан башлана?!
Актаныш – бик күп әдәбият-сәнгать талантларын үстергән чып-чын татар районы. Каләм ияләрен генә санап китсәң дә, бик озак санарга мөмкин булыр иде.
-
Җырчы сандугачларыбыз Гөлия Заһертдинова һәм Сөмбел Харисова Кара диңгез буенда татар җырларын яңгыратты
Җырчы сандугачларыбыз Гөлия Заһертдинова һәм Сөмбел Харисова бүген Актанышыбызга Кырымның "Сатера" балалар сәламәтләндерү лагереннан җәйге ялдан кайтты.
-
Лилия Кадыйрова «Китап» радиосының Актаныштагы концерты турында: Актаныш – моңлы район
Программада татар эстрадасы җырчылары Фәрит Низамиев, Зәринә Хәсәншина җырлар өчен җавап бирәчәк, Ильяс Шәрипов баянда попурри башкарачак, Лилия Кадыйрова белән Сәйлән шигырьләр укыячак.
-
КӨН ТЕМАСЫ:Актанышка "Китап" радиосы десанты килә!
21 июльдә, Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш районы мәдәният учагы янәшәсендә, 18:00 сәгатьтә очрашабыз, мөхтәрәм райондашлар!
-
Саулыкка китап аша!
13 июльдә Актаныш үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркында - район халкы өчен сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чара үткәрделәр.
-
Район җитәкчесе Ленар Зарипов "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшчәнлеге белән танышты
"Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле быел дәүләт статусында эшли башлавының 10 еллыгын билгеләп үтә.
-
"АК ИНЕШ" СОЧИДАН ДА ҖИҢЕП КАЙТА
Сочи шәһәрендә узган "Бархатное лето" IV Бөтенроссия хореография бәйгесендә "Ак инеш" бию ансамбленә тиңнәр булмаган.
-
Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды: Актаныш-икенче урында
«КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак. Бу атна рейтингында беренче өчлектә - Сарман, Актаныш, Нурлат районнары.
-
Якташыбыз Газинур Фарукшин: «Сәхнә – агрономсыз калган басу кебек»
Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшинны Питрәч районының Әлбәдән авылында эзләп таптык. Хатыны Аннаның туган авылында йорт тергезәләр икән. Сәхнәдән кая югалдыгыз, дигәч, чакырган җиргә барабыз, куган җирдән китәбез, дип җавап бирде. Без аның белән үткәннәргә кайтып килдек, хәзерге сәхнә хәлләре турында сөйләштек.