Бәйге, конкурслар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Энҗе Салиховага “Татмедиа” биргән скутерны Актанышка туганы Илмир алып кайта
Бүген “Татмедиа” АҖ матбугатка язылучылар бәйгесендә җиңүчеләрне хөрмәтләде. “Татмедиа” АҖ үткәргән бәйгенең иң олы бүләген Актаныш районында яшәүче Энҗе Салихова отты.
-
“Гөлләрем-гөлкәйләрем- Өй алдыбыз гөлбакча” бәйгесе җиңүчесе- Иске Айманнан социаль хезмәткәр Гөлзирә Камалова
Иске Айман авыл җирлеге районда иң төзек, иң матур җирлек булуы белән билгеле. Халкының тәртипле, әдәпле, әхлаклы булуын раслап ай саен уздырыла торган 25 форма-киңәшмәләрдә дә алдынгы урыннарны гел яулап килә. Районда озак еллар уздырылап килгән “Өй алдыбыз гөлбакча” бәйгесен дәвам итүчеләр дә айманлылар.
-
Рөстәм Раянов икенче тапкыр “Автобабай” җиңүчесе
Бүген район ЮХИДИ идарәсе өлкәннәр арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе- “Автобабай-2021” районкүләм конкурсы уздырды. Бәйгедә 60 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр һәм 55 яшьтән зуррак хатын-кызларга катнашу мөмкин иде. Әллә реклама җитмәгән, әллә коронавирус авыруы киртә куйган, катнашучылар нибары бишәү булды.
-
Бүген Актанышта уза торган "Автобабай-2021" бәйгесендә 3 ир-егет һәм бер хатын-кыз катнаша (фотолар)
Актаныштагы "Автобабай-2021" бәйгесендә 3 ир-егет һәм бер хатын-кыз катнаша.
-
36 нчы тапкыр үткәрелүче "Уйнагыз, гармуннар" фестивалендә Татарстанның мәдәният министры белән янәшә йөрдек
“Баламишкин”ның гармунчылары- Иске Сәфәрдән Илдус Һарунов, Глүс Мирзаханов, Иске Байсардан Илгиз Гыйздәтуллин, Пучыдан Регина Фәтхетдинова, Татар Суыксуыннан Фирдәвис Солтанов, Иске Кормаштан Рәмзил Шәяхмәтов, Югары Гәрәйдән Әфка Мәрдәнов, Түкедән Фәнзур Гайнетдинов, Меңнәрдә туып-үсеп хәзер Чаллыда яшәүче Гөлсинә Рәшитова- барысы 9 райондашыбыз Казан урамнарына татар халкының моңын, көен, гамен, ямен бүләк итеп кайттылар.
-
В Арском районе состоится конно-спортивный праздник «День коня».
11 сентября, в субботу, в Арском районе в селе Новый Кырлай будет организован традиционный праздник – День Коня. В этот день проводятся конно-спортивные соревнования.
-
«Кайтам»: Татарстан бөтен Россиядән булачак аграрийларны җыячак
Бөтен Россиядән югары һәм урта аграр махсус уку йортларының 200дән артык студенты «Кайтам» мәгариф программасында катнашачак.
-
Теләкәй авыл җирлеге- “Татнефть” АҖ “Игелек энергиясе” грантларының VI конкурсы җиңүчесе
Теләкәй авыл җирлеге “Татнефть” АҖ “Игелек энергиясе” грантлары бәйгесендә беренче тапкыр катнаша.
-
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА: "Иделем акчарлагы" сезнең яңа әсәрләрне көтә!
XXI "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесе старт алды. Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче 14 тән алып 35 яшькә кадәрле яшь каләм ияләре катнаша ала.
-
МЕНӘ АЛАР-БӘХЕТЛЕЛӘР!
«Актаныш таңнары» газетасының икенче яртыеллыгына язылучылар арасында 28 июньдә 10 бүләк уйнатылган иде. Шушы көннәрдә бәхетле абунәчеләребез призларын алырга мөхәррияткә килделәр. - Үз гомеремдә беренче тапкыр лотереяда оттым! - “Актаныш таңнары”ның уеннарында бер дә катнашканым юк иде, беренче тапкыр квитанциямне җибәрдем һәм җиңүче булдым! - Бик зур рәхмәт сезгә! Газетага гел язылачакмын!
-
Бәхетлеләр билгеле: бүген “Актаныш таңнары” абунәчеләре арасында 10 кыйммәтле бүләк уйнатты (фотолар)
«Актаныш таңнары» газетасы бүген икенче яртыеллыкка язылучы абунәчеләр арасында 10 бүләк уйнатты. Бүләкләр кыйммәтле- өйдә куллану өчен иң кирәкле көнкүреш җиһазлары иде. Ләйсән ГАЗИЗОВА
-
"АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ" БҮЛӘКЛӘР УЙНАТА
"Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнату күркәм традициягә әверелде.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч-2021" республика конкурсының район этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
Җиңүчеләргә кубок, диплом һәм истәлек бүләкләр тапшырылды
-
"Моң кайтавазы" лаеклары билгеләнде
Бәйгедә Актаныш, Балтач, Биектау, Арча, Зәй, Саба, Минзәлә районнарыннан төрле яшьтәге 150 дән артык нәфис сүз остасы көчләрен сынады.
-
Нәфис сүз осталарын барладык
Хезмәттәшебез, фаҗигале төстә, вакытсыз арабыздан киткән, "Татарстан", "Болгар", Актаныш радиосы дикторы, Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы, "Азан" һәм "Иман" радиолары аша ислам кыйммәтләрен халыкка таратучы, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы Балтач төбәгенең Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә оештырылган “Моң кайтавазы” бәйгесе быел дүртенче тапкыр үткәрелде.