#БЕЗ- БЕРГӘ! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Луганскидан ялга кайткан Рөстәм Хисамов: Анда шунысы бар, без дошманны күрмибез
Бу көннәрдә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче якташларыбыз бер-бер артлы ялга кайттылар. Аларны районыбызда узучы чараларда катнаштылар, үзләреннән берничә генә яшькә кечерәк укучылар, студентлар белән аралаштылар. Лугански чикләрен саклаучы Рөстәм Хисамов үзе һөнәри белем алган технология техникумында Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан тантаналы чарада катнашты.
-
Актанышлылар махсус хәрби операциядәге якташларыбызга Җиңү бәйрәме күчтәнәчләре җибәрде (фото һәм видео)
Махсус хәрби операция башланганнан соң актанышлылар үзләренең бердәмлеген, ярдәмчеллеген тагын бер кат раслады. Бүген хәрби хәрәкәттәге якташларыбызга дүртенче тапкыр гуманитар ярдәм озатылды. Батыр йөрәкле автомобиль йөртүче Алмаз Кашапов үзенең ярдәмчесе Руслан Ханов белән әлеге мизгелләрдә ерак юлга кузгалды.
-
Гуманитар ярдәм илтәчәкләр дигәч, Минзәләдән үк килдек
Иртәгә районыбыздан махсус хәрби операциядәге егетләребезгә дүртенче тапкыр гуманитар ярдәм китәчәк. «Яшьлек» яшьләр үзәгенең ишекләре булышырга теләүчеләр өчен иртәдән кичкә кадәр ачык.
-
«Без бергә!» хәйрия концертыннан безнең фоторепортаж
Бүген районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Без бергә» хәйрия концерты булды. Концертта районыбызның талантлы сәнгатькәрләре катнашты.
-
Яңа Әлем мәктәбе волонтерлары хәрби операциядәге райондашыбызның әнисен шефлыкка алды
Райондашыбыз Илсур Зәкиев үз теләге белән хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән батыр егетләрнең берсе. Хәзерге вакытта аның әнисе Галия апа ялгызы гына гомер кичерә.
-
Район җитәкчелеге хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары белән очрашты
Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары район җитәкчелегенең һәрчак күз уңында.
-
Татар Суыксуы авылында узган ифтарда мобилизациядәге егетләргә оекбаш-бияләйләр бәйләгән апаларны хөрмәтләделәр
Татар Суыксу җирлегендә авылдашлар өчен ифтар мәҗлесе оештырылды.
-
Яңа Кормаш халкы махсус операциядәге авылдашларына акчалата ярдәм озатты
Авылым халкының бердәмлегенә, ярдәмчеллегенә торган саен сокланам мин. Шушы көннәрдә, илдә барган вәзгыятьне аңлап, хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә акчалата ярдәм күрсәтү тәкъдиме белән чыккан авылдашыбыз фикерен халыкка җиткергәч, дәррәү күтәреп алдылар.
-
Яңа Кормашта яшәүче Илһам Шакиров хәрби операциядәге авылдашына ВАЗ-2106 автомобилен юллаган
Районыбыз халкының игелекле гамәлләре турында һәрвакыт язып-яктыртып торабыз. Алдагы хәбәребез дә шул хакта.
-
Хәрбиләр турында хәстәрлек күреп
Берләшеп кенә җиңүгә ирешеп була. Районыбыздан махсус хәрби операциядәге якташ яугирләргә чираттагы гуманитар йөк озатылды.
-
Кул кушырып утырмыйбыз
Алтын – утта, кеше авырлыкта сынала, диләр. Безнекеләр сыната торганнардан түгел.
-
«Телибез тыныч күкләр», кылабыз изге гамәлләр!
Бүген, Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда «Телибез тыныч күкләр» исемле зур хәйрия концертын район халкы тамаша кылды. Ул төбәгебезнең үзешчән һәм танылган сәнгать әһелләре тарафыннан бик бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде.
-
Яугирнең әнисен котлады Чуракай мәктәбе
Чуракай мәктәбе укытучылары, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан яугир Илфакның әнисен бәйрәм белән котладылар.
-
Актаныш инвалидлары тулы канлы тормыш белән яши
Бу турыда һәр якташыбыз белә. Без тыгыз элемтәдә, үзара хезмәттәшлектә эшлибез районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә ханым Разетдинова белән. Ул безгә оешма эшчәнлегенең төрле яңалыкларын һәм хәбәрләрен җиткереп тора.
-
Ришат Төхвәтуллин: «Махсус хәрби операция зонасында җырымны башкарган егет концертыма килде»
Хәзерге минутларда ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында уза торган «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонына «Болгар радиосы» студиясеннән Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм хәрби хезмәттә булган баянчы Разил Камалов кушылды.