#БЕЗ- БЕРГӘ! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Рәхмәтлебез ярдәмегез, догаларыгыз, изге теләкләрегез өчен
Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар өчен район үзәгеннән зур гуманитар ярдәм озатылды. Бик күп күләмдә кирәк-яраклар төялгән фура хакимият алдыннан кузгалды.
-
Яңа Әлем мәктәбендә МХОдәге егетләребезгә атап токмач кистеләр
21 нче октябрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең ата- аналар комитеты рәисләре белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән токмач кисү эшен башкардылар.
-
Теләкәй авылында узган концертта тамашачылардан 17200 сум акча җыелды
Районыбыз авылларында махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән «Без-бергә!» хәйрия концертлары уза.
-
Җан җылысын өләшеп
Кыркаентүбәнең «Асылташ» клубы әбиләре солдатларга оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр.
-
Ил язмышы — минем язмышым: Актанышның активистлары ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтә
Актаныш «ВСЕ СВОИ» патриотик марафонга кушылды.
-
Районыбыз мөслимәләре окоп шәмнәре ясый: Каннар заяга коелмасын, яшьләр заяга түгелмәсен!
«Без-бергә» волонтерлар хәрәкәтенә районыбыз мөслимәләре дә кушылды.
-
Яңа Әлем волонтёры Гөлчәчәк Фасикова: Маскировка челтәрләре яугирләребез өчен бик мөһим
Яугир егетләргә ярдәм итү — барыбызның да изге бурычы. Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребезгә ярдәм итү максатында алып барылган эшчәнлекнең тукталып торганы юк дисәк тә, һич хата булмас
-
Актанышлылар хәрби хәрәкәтләр территориясендәге Донецк шәһәренә зур ярдәм әзерли (+фотолар)
Бөек Ватан сугышы елларын китаплардан гына укып белгән буын бүген үзе сынау алдында, нәкъ сугыш чоры әсәрләрендәгечә тылдан фронтка ярдәм әзерләнә.
-
«Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Гарипова СВОга инвалидлар коляскасын хәйриячелек итте
Районыбыздан гуманитар конвое белән чираттагы йөк махсус хәрби операциясе зонасына җибәрелүгә әзерләнә.
-
Җиңүне бергәләп якынайтыйк: Куян гүзәлләре окоп шәмнәре ясый
Куян авылы гүзәл затлары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә атап нинди генә ярдәмнәр оештырмый. «Без-бергә!» волонтерлары белән бик матур хезмәттәшлек оештырып җибәргәннәр. Әле генә авыл клубына җыелып токмач кисү өмәсе оештырганнар иде. Шушы көннәрдә тагын бер кирәкле гамәлне башкарып чыктылар-окоп шәмнәре ясадылар. Бу хакта безгә клуб мөдире Роза Хәбетдинова хәбәр юллады.
-
Татар Суыксу җирлегеннән репортаж: Ватанпәрвәр халык яши биредә
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән Татар Суыксу мәдәният учагында зур хәйрия концерты булып узды. Аны алар үзләре дә, якыннары да тамаша кылды.
-
Такталачык егете Айдар Әдиятуллин: Киләчәктә җиңү безнең якта булачак!
12 октябрьдә Такталачык авылы мәдәният йортында «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле коллективы һәм районыбыз үзешчәннәре тарафыннан кабаттан зур хәйрия концерты узды. Әлбәттә инде, аның максаты- мобилизацияләнгән егетләребезгә ярдәм итү.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары «Без-бергә!» штабына бер йөк машинасы гуманитар ярдәм китерде (фотолар)
«Без-бергә!» гуманитар ярдәм штабы көннән-көн үзенең эшчәнлеген киңәйтә.
-
«Соңгы хат»та ире сугышта үлгән хатын ролен башкарган гимназия укучысы Резеда Шакирова: Сугыш ул- куркыныч, кешеләрне бәхетсез итә торган вакыйга
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат исеменә җисеме туры килеп тора торган районыбызның гына түгел, республикадагы иң күренекле уку йорты ул. Биредә талантларны таба да беләләр, иңнәренә канатлар куеп үстерәләр. Театр түгәрәгенә йөрүче укучылар берничә ел рәттән «Бәллүр Кәрим» республика театр фестивалендә җиңү яулады. «Ак күгәрчен» хәйрия концерты да сәнгать сөюче укучылар көче белән әзерләнгән «Онытырга хакым юк» һәм «Соңгы хат» спектакльләренә бәйләп оештырылды.
-
«Ак күгәрчен» хәйрия концертыннан кергән акчалар авыр яралыларга медикаментлар алу өчен тотылачак (фотолар, видео)
Бүген сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат коллективы СВОдагы егетләргә ярдәм йөзеннән «Ак күгәрчен» дип исемләнгән хәйрия концерты оештырды. Махсус хәрби операция башланганнан бирле гимназия якташларыбызга атап бишенче тапкыр гуманитар ярдәм озата.