#БЕЗ- БЕРГӘ! рубрикасы буенча яңалыклар
-
Махсус хәрби операциядәге Түбән Кама егете Пучы укучысына Яңа ел бүләге җибәргән
«Солдатка хат» акциясендә Пучы балалар иҗат үзәге укучылары актив катнаштылар.
-
«БлагоДарение» фонды икенче ел рәттән шахматчы һәм волонтер балаларыбызны Яңа ел белән котлады
Тиздән- Яңа ел! Ә Яңа ел бәйрәме тылсымлы да, могҗизалы да ул! Районыбызның шахмат спортын үз итеп аеруча уңышларга ирешкән балалары һәм яшь волонтерлары бүген «БлагоДарение» Хәйрия фондының Яңа ел тәбрикләүләрен кабул итте. Алдынгы укучыларыбызны «Сихәт» кафесында мул табыннан янында хөрмәтләделәр.
-
Актаныш волонтерлары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм озатты
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядәге егетләребезгә бар район халкы бердәм төстә гуманитар ярдәм җыйды. Яңа ел бәйрәме алдыннан егетләребезнең рухын күтәрү, якыннарының күңел җылысы белән җиңүгә омтылдыру һәм рәхмәт хисләре белән өретелгән күчтәнәч, бүләкләр, көнкүреш, сугыш кирәк-яракларын төяп өч машина ерак юлга кузгалды.
-
Бүген - Волонтерлар көне!
Бүген илебездә Волонтерлар көне билгеләп үтелә.
-
Кировның сөт комбинатында эшләүче хатын-кызлар Мәскәү госпиталендәге солдатларга бер төн эчендә 50 чәкчәк пешергән
Күпбалалы ана, волонтер Венера Сабитова үзенең волонтер дуслары белән Мәскәүнең Н. Н. Бурденко исемендәге госпитальгә барачагын әйткәч, Киров сөт комбинатында эшләүче хатын-кызлар җыелып бер төн эчендә 50 данә чәкчәк пешергән.
-
Без бергә: Чуракай мәктәбе укучыларының хәйрия концертында 23345 сум акча җыелган
Чуракай мәктәбе укучылары мобилизациядәге якташларыбызга ярдәм йөзеннән авылдашларына концерт программасы тәкъдим итте. Концерт башланыр мәдәният йорты фойесында алдыннан ярминкә оештырылды.
-
Ватаныбызның лаеклы уллары хөрмәтенә
Безнең районда «Без бергә!» хәйрия концертлары бик күп җирлекләребездә, хәтта ки кечкенә авылларда да үтте.
-
Әтәс авылыннан гуманитар ярдәм китерүчеләр: Теләгебез бер- махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын иде!
«Яшьлек» яшьләр үзәге бүген волонтерларның штабына әверелде. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итәргә теләүче райондашларыбыз биредән өзелеп тормый.
-
Киров авылы хатын-кызлары маскировка челтәрен хәзер көрән төстән үрәләр
Киров авылында менә икенче тапкыр махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләре үрү эшенә керештеләр. Беренчесен яшел төстәге материалдан эшләгәннәр иде. Кышка таба табигать төсләре үзгәрә, шуңа бәйле рәвештә челтәрне махсус хәрби операциядәге якташларыбыз тәкъдиме белән көрән төстән үрә башладылар.
-
Кечкенә Шәбезбашның зур йөрәкле кешеләре батыр егетләргә Яңа ел күчтәнәче әзерли
Районыбызда кече авыллар арасында дуслык күпере ныклы. Шәбезбаш белән Кыркаентүбә авыллары да бер-берсенә терәлеп үк торалар, шатлыкта да, кайгыда да бергә алар.
-
Иске Кормашта махсус хәрби операциядәге егетләребезгә багышлап хәйрия концерты узды
Махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга ярдәм йөзеннән үткәрелә торган хәйрия концертын оештыручылар бу юлы Иске Кормаш авылына килде.
-
Яңа Әлем мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары махсус хәрби операциядәге сугышчыларга челтәр үрү өмәсендә катнашты
Бүген Яңа Әлем мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары махсус хәрби операциядәге сугышчыларга сетка-челтәр үрү өмәсендә катнашты.
-
Мәктәп директорлары киңәшчеләренең координаторы Гөлнур Зарипова: Безнең заман геройларыбыз даруларыбызның файдасын күрсеннәр
Районыбызда «Без — бергә» волонтёрлар хәрәкәтенә кушылучылар да, ярдәм чаралары оештыручылар да көннән-көн арта.
-
Иске Байсарда «Без бергә» волонтерлары һәм авыл үзешчәннәре хәйрия концерты оештырды
11 ноябрь көнне Иске Байсар мәдәният йортында районыбызның «Без бергә» волонтерлары һәм авыл үзешчәннәре мобилизацияләнгән егетләребезгә ярдәм йөзеннән зур хәйрия концерты оештырды.
-
Халыклар бердәмлеге көненә багышлап артистларыбыз концерт куя
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты янындагы мәйдан ерактан ук үзенә чакырып тора.