#БЕЗ- БЕРГӘ! рубрикасы буенча яңалыклар
-
КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫН КУШЫП: «Алтынчәч» бакчасына йөрүчеләр солдатларга атап рәсемнәр ясады
27 нче октябрь көнне Актанышыбыздан тагын бер төркем егетләре без киткән иде. Алар арасында Кыркаентүбә авылыннан минем энем Исламов Финус та бар иде.
-
Әнәктә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды
Әнәк мәдәният йортында авыл үзешчәннәре көче белән хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән авылдашларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды.
-
Ил төкерсә, күл була: Колын халкы авылдашларын картлар йортына түгел, ә җылы өйгә күчергән (фотолар һәм видео)
Картлар йорты. Ялгыз өлкәннәрнең әлеге сүзне ишетүгә җаны сызлап-сыкрап куя. 75 яшьлек Фәндәлия Габдуллинаны да Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортына илтмәкче булалар. Туганнан алып шушы яшенә кадәр Колыныннан аерылмаган инвалид апа өчен үлем карарына тиң сүзләр була бу.
-
#БЕЗБЕРГӘ: Лугански чигендә хәрби хәрәкәттәге якташыбыз Рамил Хөсәеновның гаиләсенә райондашларыбыз зур ярдәм күрсәтте
Аскы Актанышта яшәүче ветеринар Рамил Хөсәенов район хуҗалыклары терлекчеләренә яхшы таныш. Белемле, оста куллы фельдшер Рамилгә мал авырса да, башка сораулар туса да гел мөрәҗәгать иткәннәр, ә ул кырык эшен кырык якка ташлап ярдәмгә ашыга торган белгеч булган.
-
«Актаныш җырлары» концертыннан кергән акчалар хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләргә тапшырылачак
Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре халкыбызга культура хезмәте генә күрсәтеп калмыйлар, ә хәйрия юнәлешендә дә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Авылларыбыз талантлары катнашында узган «Актаныш җырлары» концерты хәйрия максаты белән оештырылды. Концертка билетлар сатудан кергән акчалар өлешчә хәрби хәрәкәткә киткән райондашларыбызның исәп-хисап счетына күчерелде. Әйе, актанышлылар шатлыкта да, кайгыда да бергә.
-
Күңел һәм йөрәк җылыбыз сакласын сезне: Мобилизацияләнгән райондашларыбызга бакча балалары хатлар язган
Ял көннәрендә мобилизацияләнгән райондашларыбызның якыннарын Казанга алып бару оештырылды.
-
Такталачыкта өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырылды
Такталачык авылы мәдәният йортында, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби чакырылышта катнашкан егетләребезгә ярдәм йөзеннән, хәйрия концерты оештырылды.
-
Өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән якташларыбызга бүген гуманитар ярдәм озатылды
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгеннән өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән якташларыбызга гуманитар ярдәм озатылды.
-
ҖЫЛЫ КУЛЛАР- АКТАНЫШ: 85 яшьлек әбиләр фронттагы егетләргә оекбашлар бәйләп озата (фото һәм видео)
Илебездәге соңгы вакыйгалар берәүне дә битараф калдырмый. Районыбызның иң кечкенә авылларында яшәүче өлкәннәребез дә өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән егетләр өчен җан ата. Бүген лаеклы ялдагы апа-әбиләребез фронттагыларга йон оекбашлар бәйләп озата.
-
Хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән Зөлфәт Хуҗинның әти-әнисенә район җитәкчелеге утын кайтартты
Актаныш авылының Киров урамында яшәүче Зәкия һәм Рәдис Хуҗиннарда бүген күңелле мәшәкатьләр- мунча ягарга утын кайтты.
-
Бүген актанышлылар «Ярдәм янәшә» хәрәкәтенә кушылып Казанга беренче гуманитар ярдәм озатачак (видео)
Актанышлылар беренчеләрдән булып хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләргә ярдәмгә кушылды.
-
«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә булыша
Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» төбәк иҗтимагый хәрәкәте #БезБергә гомумроссия акциясе кысаларында үз эшен яңадан башлый. Ул өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм күрсәтүне координацияләячәк, дип хәбәр итә хәрәкәтнең матбугат хезмәте.