Әдәби мәйдан рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актанышның китап сөючеләренә Татар Суыксуында яшәүче Фәнәвис Дәүләтбаевның «Күңел чаткылары» китабын тәкъдим иттеләр
Бүген Актаныш районының Тантаналар залында Татар Суыксуында яшәүче Фәнәвис Дәүләтбаевның «Күңел чаткылары» китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы- «Яшь каләмчеләр» республика иҗат фестивале Гран-при иясе
Кичә районыбызда әдәби кичә- «Яшь каләмчеләр» республика иҗат фестиваленә йомгак ясау тантанасы булды. Быелгы иҗат фестиваленең Гран-при иясе булып сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы Энҗе Ильясова танылды.
-
Актанышның «Яшь каләмчеләр» республикакүләм иҗат фестивале җиңүчеләре танылган язучылар кулыннан бүләкләнде
Актаныштагы әдәби десант- Казаннан бер төркем татар язучылары килгән бу көн «Яшь каләмчеләр» республикакүләм иҗат фестиваленең йомгаклау тантанасы белән тәмамланды.
-
Татар халкының танылган язучылары Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары белән очрашты
Бүген Гамил Афзал исемендәге республикакүләм иҗат фестивале кысаларында Актаныш районына Казаннан бер төркем халкыбызның танылган язучылары кайтты. Хәзерге вакытта әдипләребез Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары белән очраша.
-
Татарстан язучылары Такталачык авылындагы Гамил Афзал һәйкәленә чәчәкләр салды
Бүген Актаныш районына бер төркем танылган язучылар кайтты. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге делегация иң элек Халык шагыйре Гамил Афзалның туган авылы Такталачыкка килделәр.
-
МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛ, БАЛАМ (хикәя)
Шатлык яшенә күмелгән Асия апаның күңеленнән яшен тизлеге белән бар да үтеп китте: кыз кулын сорарга бару, никах мәҗлесе, дус- туганнар белән бергә зурлап туйлар уздыру. Шатлыкка төренгән яшьпар. Шул шатлык белән бергә табибларның «Сезнең балагыз булмый» дигән җанөшеткеч сүзләре. Күпме күз яше, күпме борчу. Катлы-катлы тикшеренүләр, дәваланулар.
-
Районыбызның иң беренче профессиональ журналисты, язучы Әмирҗан ага Моталлаповның 90 яшьлек юбилей кичәсе узды
Чарада район башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, олпат язучыбызны хөрмәт итеп килгән күп санлы язучылар, шагыйрьләр, райондашларыбыз катнашты
-
Теләкәй мәдәният йортында җирле язучы, шагыйрә Тәгъзимә Мөхәммәтдинованы искә алдылар
28 май көнне Теләкәй мәдәният йортында Иске Кормаш мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә,Теләкәйдә туган, Иске Кормашта гомер кичергән, олы йөрәкле, шул ук вакытта шаян телле, юмор хисенә бай булан, максатчан, ак күңелле Тәгъзимә Тәгъзимә Мөхәммәтдинованың 100 еллыгына ,,Кеше китә - җыры'' дип исемләнгән кичә үткәрелде.
-
Актанышта кунакта- язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев
Бүген районыбыз китапханәчеләре тантаналар залына китап бәйрәменә җыелды- алар яраткан язучыбыз, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиев белән очрашты.
-
Сугыш корбаны (хикәя)
Дөресе шул – Нәфисә белән Кадыйр... Бу хәбәр башта Кадриянең башына сыймады. Ышанасы килмәде... Кадыйрның, Кадрияне күргәч, күз карашын яшереп, яныннан тиз-тиз үтеп китәргә тырышуыннан барысын да аңлады ул. Дөрес! Дөрес икән!.. Аһ, өметнең өзелүе ничек авыр! Дөнья кара бушлыкка чумды... Вакыт тукталды... Йөрәк туктады гүя...
-
Флүс Латыйфи исемендәге Республикакүләм Конкурста Теләкәй укучыларының уңышлары зур
Флүс Латыйфи исемендәге Республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсында Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары - Миргалимова Зәлия 1 урын, Әминова Чулпан 3 урын яулады.
-
Районыбыз иҗатчылары бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алды
1913 елның 15 апреле Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукайның үлгән көне.
-
XXIV «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ИҖАДИ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ
Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь каләм ияләре катнаша ала.
-
Районыбызның өметле каләм остасы драма әсәрләре конкурсының йомгаклау тантанасында бүләкләнде
Меңнәр мәктәбен тәмамлап Чаллы педагогия көллиятенең I курсында укучы райондашыбыз Айзирә Кашапова үзен районыбызның өметле каләм остасы итеп күрсәтте.
-
Актаныш кызы балалар арасында драматургия конкурсында III урын яулады
Актанышның нәни язучылары Әтнә театры тарафыннан үткәрелгән Балалар һәм яшүсмерләр арасында республикакүләм драматургия конкурсында катнашып, бүләкләү тантанасына чакырылган иделәр. Кичә әлеге бәйгенең бүләкләү тантанасы узды.