«Татарстанның мәдәни башкаласы» фестивале кысаларында узган Актаныш мәдәнияте көненнән фоторепортаж
Бүген, 1 ноябрьдә Казанда «Әкият» курчак театры бинасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында Актаныш районы Мәдәнияте көне узды. Актанышлылар «Татарстанның мәдәни башкаласы» исеменә лаек булу өчен зур тырышлык куеп әлеге тантаналы чарага әзерлек алып барды. Нәтиҗәсе күз алдында- Казан тамашачысы да, республиканың иң дәрәҗәле, абруйлы мәдәният-сәнгать әһелләрен туплаган жюри да «Олы юллар сызганнарны - тамырлардан күреп танырлар» дип аталган зур концерт программасын бер сулышта, тын да алмый карады, Актаныш мәдәниятенә олы бәя биреп алкышларга күмде.
"Татарстанның мәдәни башкаласы" фестиваль-конкурсы 2023 елдан башлап "Мәдәният" милли проектының "Иҗат кешеләре" федераль проекты кысаларында оештырыла. Фестивальнең максаты- төбәкләрнең тарихы һәм мәдәниятенә багышланган күргәзмәләр, туристик маршрутлар презентациясе, милли ашлар, халык сәнгате, иҗади төркемнәрнең чыгышлары аша муниципалитетларның уникаль мәдәни кодын күрсәтү, дөньяга таныту.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча чара быел да дәвам итә һәм Гаилә елы кысаларында уздырыла.
Казан тамашачысын Актаныш районы башкарма комитеты Рөстәм Ильясов сәламләде, райондашларыбызның мәдәният-сәнгать өлкәсендәге уңышлары белән таныштырды.
Игътибарыгызга «Актаныш районы мәдәнияте көне»ннән фотолар. Видеомизгелләр «Актаныш-информ»ның телеграм-каналында. Автор-Айнур Гыймадиев.
Напомним, в России 2024 год официально объявлен Годом семьи по указу Президента России Владимира Путина. Решение принято, чтобы популяризировать политику в сфере защиты семьи и сохранить традиционные семейные ценности.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев