Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Туган ягы кирәк кешегә

Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә, - Мәхәббәтле, ямьле мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә. Туган җир, туган як, туган авыл - һәрбер кеше өчен иң кадерле, иң газиз сүзләрдер. Кайда гына яшәсә дә, кеше үзенең туган җирен сагынып яши. Киләчәк - үткәннәрдән башка була алмый. Кеше үткәннәре...

Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, -
Мәхәббәтле, ямьле мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
Туган җир, туган як, туган авыл - һәрбер кеше өчен иң кадерле, иң газиз сүзләрдер. Кайда гына яшәсә дә, кеше үзенең туган җирен сагынып яши.
Киләчәк - үткәннәрдән башка була алмый. Кеше үткәннәре белән элемтәне югалтырга тиеш түгел, һәр кемгә үзенең туган авылының тарихын, гореф-гадәтләрен, населен белү мөһим.
Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1а сыйныфы укучылары, Актаныш "Туган як" музеена сәяхәт кылды.
Музейда сакланган кыйммәтле экспонатлар: мамонт сөякләре, солдат хатлары коллекциясе, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бүләкләре, сугыш елларында һәм аннан соңгы илне аякка бастыру чорында район тормышын чагылдырган документларның күчермәләре, Маликов Миргалим Шәйхрази улының шәхси әйберләреннән торган күргәзмә, археологик табылдыклар, төрле акчалар коллекциясе балаларда җанлы кызыксыну тудырды.
Укучылар, биредә тупланган, татар халкының элеккеге тормыш-көнкүреш әйберләре, халкыбызның милли киемнәре, эш коралларыннан - туку орчыклары, җеп эрләгеч, урак, шулай ук көнкүреш кирәк яракларыннан төрле керосин лапмалары, чабаталарны күрә алды.
Районыбызда туып ускән, куренекле шәхесләребезгә багышланган күргәзмәләр залында да булдык: Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның үткән бай тормыш юлын чагылдырган фотокүргәзмә, "Туган нигез" дип исемләнгән картина, аның туган авылы - Әнәк сурәтләнгән материаллар; мәшһүр җырчыбыз Татарстанның халык артисты Ә. Авзалова, җырчы А. Валиев, дөньякүләм танылган йөгерешче-марафончы спортчы Фирая Солтанова-Жданованың экспозицияләре; балаларнын яраткан шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшленлесе, Роберт Миннуллин иҗатына багышланган "Юлым - Актаныш" дип исемләнгән күргәзмә укучылар күңеленә бик хуш килде.
Кеше өчен дөньяда иң кадерле җир - ул туган җир! Шуңа балаларга изге теләкләребезне җиткерәбез. Туган якны яратыгыз, үткәне һәм киләчәге белән кызыксынып яшәгез, туган телегезне, туган җирегезне хөрмәт итегез, онытмагыз, Татарстаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары булып үсегез. Чөнки, минем уйлавымча, туган якны хөрмәт итү һәм саклау - һәр кешенең изге бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев