Тәбрис Яруллин милли китапханәдә «китап коллекторлары» эшләячәген әйтте
Милли китапханә җитәкчесе урынбасарының «Ялкын» яшүсмерләр журналы өчен уздырган экскурсиянең видеоязмасын журналның YouTube каналыннан карап була.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Яңартылган милли китапханәдә үзең белән китап алып китү мөмкинлеге булачак, әмма китапны вакытында тапшырмаган очракта аны махсус чаралар ярдәмендә кайтару каралган. Милли китапханә җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин аларны образлы рәвештә «китап коллекторлары» дип атады. Бу турыда ул «Ялкын» журналы өчен экскурсия үткәргәндә сөйләде.
Китап алырга теләгән кешегә китапханә системасында шәхси кабинет ачыла. Китап түләүсез файдалануга ике атнага гына бирелә. Әгәр ул вакыт чыкса, түләүле файдалану башлана, китапханә хезмәткәрләре укучыга шалтыратып кисәтү ясый. «Китапханәгә кергәндә игътибар итегез: ишек катында тәүлек буе эшләүче терминал бар — димәк, китапханә ябык булса да, хәтта төн уртасында да, син шул терминалда китабыңны калдырып китә аласың. Әгәр дә китап кайтаруны озакка сузасың икән, сиңа „китап коллекторлары“ шалтырата. Бу бөтен дөньяда кабул ителгән тәртип, бездә дә шулай булачак», — дип сөйләде Тәбрис Яруллин.
Экскурсиядә ул милли китапханәнең һәрбер зонасын күрсәтеп чыкты һәм бирегә уку билеты белән дә, билетсыз да килеп булганын искәртте.
Китапханәдәге махсус зоналар, музыкаль бүлек, Мoñ театраль мәйданчыгы, каһвәханә, фотолар өчен инсталляция турында тулырак «Ялкын» журналы өчен уздырылган экскурсия видеоязмасыннан карап була.
Яңартылган милли китапханә Казанда элекке "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасында урнашкан. Ул быел август аенда файдалануга тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев