Түбән Камадан - җиңү белән
Актаныш спорт мәктәбе кыз-егетләре 19 команда арасында көч сынашып, түбәнкамалылар белән III урынны бүлеште
Шахмат буенча XXX төбәкара турнир – Кама аръягы Гран-при бәйгеләренең II этабы 29 апрель–2 май көннәрендә Түбән Камада узды.
Актаныш спорт мәктәбе кыз-егетләре 19 команда арасында көч сынашып, түбәнкамалылар белән III урынны бүлеште, бары тик өстәмә коэффициентлар буенча гына IV урынга калдылар.
Шәхси җиңүләргә килгәндә, үз яшь төркемнәрендә Данияр Латыйпов – I, Алияна Айбашева – III, Фирүзә Нәбиева, Аяз Басыйров, Ислам Тимеров – IV, Зәйнәп Рахманова V урынны яулады. Остазлары – Фәһим Галимов, Илдар Имамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев