Татарстанда тәүлек әйләнәсендә COVID-19 буенча консультация өчен кайнар линия эшли башлады
Татарстан цифрлаштыру министрлыгы сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә COVID-19 буенча Татарстан халкын консультацияләү өчен кайнар линияне модернизацияләде һәм көчәйтте. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.
Бүген Татарстан Республикасының СOVID-19 мәсьәләләре буенча бердәм күп каналлы кайнар линиясе яңа форматта эшли башлады.
8 800 222 59 00 телефоны номеры буенча татарстанлылар коронавирус йогышы турында актуаль мәсьәләләр буенча консультация ала, дарулар белән тәэмин итү буенча мәгълүмат ала һәм башкалар.
Контакт-үзәк тәүлек буе эшли. Консультацияне рус һәм татар телләрендә алырга мөмкин.
Моннан тыш, республика халкына инде таныш тавышлы Лилия робот-ярдәмче консультация бирә. Робот коронавирус, COVID-19 авыру симптомнары, республикада гамәлдә булган чикләүләр турында иң актуаль сорауларга җавап бирә алачак. Сораулар исемлеге киңәйтелде.
«Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында без цифрлы үткәргечләр сервисы эше буенча кайнар линияне эшләтеп җибәрдек инде. Бу карар үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Контакт-үзәк эшләгән чорда операторлар татарстанлылардан 200 меңнән артык шалтырату кабул итте һәм эшкәртте. Хәзер республиканың сәламәтлек саклау системасы максималь йөкләнеш белән эшли. Шуңа күрә республика халкының коронавирус белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча оператив консультация алуы бик мөһим. Моның өчен без Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгыннан килгән коллегалары белән бергә махсус бердәм кайнар линияне эшләтеп җибәрдек. Операторлар штаты артты. Шулай ук татарстанлылар, операторның җавабын көтеп тормыйча, кирәкле консультацияне ала алсын өчен, телефон роботының белем базасын актив үстерергә планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте ТР цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев