Татарстанда капка төбендә 15 сантиметрдан биегрәк үлән үстерергә рөхсәт итмиләр! (ВИДЕО)
Саба районы авылларының капка төбендә 15 сантиметрдан биегрәк үлән үстерергә рөхсәт итмиләр икән, дигән хәбәр килеп ирешкәч, бу мәсьәләнең барлык нечкәлекләрен белергә теләп, юлга кузгалдык. Әлеге тема сабалылар өчен чыннан да бик актуаль булып чыкты. «Хәзер безнең төп эшебез - чирәм чабу. Кайберәүләр әнә судка кадәр барып җитте», - дип...
Саба районы авылларының капка төбендә 15 сантиметрдан биегрәк үлән үстерергә рөхсәт итмиләр икән, дигән хәбәр килеп ирешкәч, бу мәсьәләнең барлык нечкәлекләрен белергә теләп, юлга кузгалдык. Әлеге тема сабалылар өчен чыннан да бик актуаль булып чыкты. «Хәзер безнең төп эшебез - чирәм чабу. Кайберәүләр әнә судка кадәр барып җитте», - дип каршы алды халык безне.
Эш шунда ки, муниципаль хезмәткәрләр, капка төпләрендәге чирәм бөтен кешенеке бер төсле булырга тиеш, дип саный. Яңа стандартлар билгеләп, аларны районның тышкы төзекләндерү кагыйдәләренә дә керткәннәр. Әгәр капка төбендә үсә торган чирәм 15 сантиметрдан биегрәк булса, хуҗаларга беренче тапкыр - 2000, икенчесендә 3000 сум штраф салына икән. Ә авыл советы карамагындагы җирләр өчен штрафның күләме беренче юлы 15 мең булса, икенчесендә 20 мең сумны тәшкил итә. Әлеге үзгәрешләр шәхси йортлар өчен генә түгел, ә күп катлы фатирларда яшәүчеләр өчен дә каралган. Йорт яны территориясен чистарткан өчен аларның квитанцияләренә бер кешегә 15 сум түләү килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев