Татарстан синоптиклары көчле яңгыр һәм яшен турында кисәтте
6 июньдә секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил исәчәк.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). 6 июньдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр, җилнең кыска вакытка 15-20 метрга кадәр көчәюе, иртән һәм көндез көчле яңгыр явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Алдарак «Татар-информ» 6 июньдә төнлә +10..+16, ә көндез +18...+24 градус җылы булачак дип язган иде.
7 июньдә яңгыр явуы, урыны белән яшен булуы көтелә. Төнлә 10-15, көндез 21-26 градус җылы булыр дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев