ТАССРның 100 еллык билгесе “Дакар” раллиенда “Камаз – Мастер “ машиналарына куелачак.
Йөк машиналарының алгы панеленә логотип беркетелә.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). “Дакар-2020” раллиена бара торган “Камаз-Мастер” командасының машиналарына ТАССРның 100 еллыгы символы куела. Логотип алгы панельга беркетелә.
“Камаз-Мастер” Согуд Гарәбстанына китте. Татарстан командасы ярышларга дүрт Камаз - 43509 йөк машинасы чыгарачак.
Ярыш 5 гыйнварда Җиддә шәһәрендә башланып, 17 гыйнварда Киддияда бетәчәк. Маршрутның озынлыгы 7,8 мең км.
Корольлек «Дакар» кабул итүче илләр тарихында утызынчы булачак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев