Табибларга рәхмәт!
Илдус Латыйпов, балалар табибы, участок педиатры.
Уфа медицина университетын тәмамлап, 2006 елдан район үзәк хастаханәсендә участок педиатры булып эшли башлый. Бүгенге көндә балалар бүлеге табибы да булып тора.
-Эшемне бик яратып башкарам. Балалар белән эшләве рәхәт тә, күңелле дә. Алар сиңа чын күңелдән елмаялар. Еласалар, тынычландырасың да, күңел күтәрелеп китә. Аларның терелә башлауларын күрү, үзе бер рәхәт, -ди ул.
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, соңгы берничә айда укучылар мәктәпләргә, балалар бакчаларга йөрмәгәч, балалар арасында авыручылар бик сирәк булды ди табиб.
-Бу контактның әзлегенә, баланың стресслар кичермәвенә бәйледер дип исәплим. Туңдырма ашап, салкын су белән уйнап, берничә бала авырып мөрәҗәгать итте. Аларын да тиз арада дәвалый алдык, -ди. - Каникул чорында да әти-әниләргә балаларыгызга игътибарлы булыгыз диясе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
илдус фликсович хонэри бэйрэмегез белэн,сезгэ семья бэхете,балалар куанычы телибез,чыннан да сезнен Янга барып кайту белэн балалар терелеп китэ,сездэ как я понимаю балаларга булган ярату кочледер могаен тагын Бер кабат бэйрэмегез белэн
0
0