Уйлап карасаң, дөньяда нинди генә һөнәр юк, ә шуларның берсе үтә дә кирәкле, үтә дә җаваплы, мөгаен. Аларсыз башка һөнәр ияләре булыр идеме икән? Ай-һай, юктыр ла! Чөнки калган бөтен һөнәр ияләренең киләчәге алардан башлана бит.
Аларны хөрмәтләп, яратып, кадерләп, хәтта әниләр белән янәшә куябыз: "Сез безнең икенче әниебез кебек...
Уйлап карасаң, дөньяда нинди генә һөнәр юк, ә шуларның берсе үтә дә кирәкле, үтә дә җаваплы, мөгаен. Аларсыз башка һөнәр ияләре булыр идеме икән? Ай-һай, юктыр ла! Чөнки калган бөтен һөнәр ияләренең киләчәге алардан башлана бит.
Аларны хөрмәтләп, яратып, кадерләп, хәтта әниләр белән янәшә куябыз: "Сез безнең икенче әниебез кебек кадерле", - дип рәхмәт хисләребезне белдерәбез... Әйе, укытучылар алар, укытучылар. Әти-әниләребез кебек изге дә, йомшак күңелле, һәр укучысын үз баласыдай кайгыртучы затлар...
Дүшәмбе көнне район мәгариф хезмәткәрләренең чираттагы август киңәшмәсе үткәрелеп, инде яңа уку елына да санаулы гына көннәр калганлыгын искәртте. "Инновацион тәҗрибә - системалы үзгәрешләрнең нигезе" дип исемләнгән әлеге конференциядә "Укытуга яңа технологияләр кертү - укыту сыйфатын күтәрүдә мөһим чара" темасы да урын алган иде. Һәр елны үткәрелүче конферециядә район, республика күләмендәге эш нәтиҗәләре күрсәтелә, алга планнар билгеләнә. Бу юнәлештә күп кенә проектлар тормышка ашырыла. Әйтик, 2013-2014 уку елы мәгариф турындагы яңа закон белән башлана. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган "Россия Федерациясенең мәгариф турында"гы 273нче Федераль закон 2012 елның 29 декабрендә кабул ителгән иде. Аның нигезендә Татарстан үз законын кабул итте. Ул федераль законны кабатламый һәм анда җөмһүриятебезнең милли, этно-мәдәни үзенчәлекләре исәпкә алынган. Яңа канун агымдагы елның 1 сентябреннән, финанс мәсьәләләренә кагылышлы маддәләре 2014 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Әлеге яңалыклар белән таныштырганда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Васил Салихов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә яңа уку елыннан муниципаль берәмлекләрдә мәгариф идарәсенең яңа стуктурасы барлыкка киләчәге хакында да әйтеп узды.
- Шуны искәртәсем килә: без бүген укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белем бирергә, сәләтле укучылар белән беррәттән, фәннәрне йомшак үзләштерүче укучылар белән дә максатчан эш системасын булдырырга тиешбез, - диде ул үз чыгышында.
Яңа закон нигезендә, мәктәпкәчә белем бирү мәгарифнең гомуми белем бирү системасының беренче баскычына әверелә һәм федераль белем бирү стандартлары буенча оештырыла.
"Киләчәк" программасын гамәлгә ашырып, быел Татарстанның 2 меңгә якын балалар бакчасында сабыйларның татар һәм рус телләрен өйрәнү нәтиҗәләре ачыкланды. Аларның егермесе, шул исәптән Актанышның 6нчы санлы катнаш төрдәге балалар бакчасы миллион сумлык грантка лаек булды.
Белгәнебезчә, нәниләрне балалар бакчасына яздыру электрон чират буенча оештырыла. Бүгенге көндә 432 бала чиратта тора (370 бала - район үзәгендәге бакчаларга, 62се - авыл балалары). Илбашыбыз Рөстәм Миңнеханов та әлеге мәсьәләгә җитди карый - 2016 елга 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларны тулысынча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урын белән тәэмин итү бурычын йөкләде ул. Шул уңайдан, районыбыз үзәгенең 12нче бистәсендә 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасын киләсе елда сафка бастыру планы куелды. Ә инде мәктәпкәчә тәрбияне оештыруның бер төре булып торган шәхси балалар бакчасы 57 нче бистәдә үз ишекләрен ачачак. Ул 30 урынга исәпләнгән.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 28 август, 2013 65 (9811) санында
Нет комментариев