Россиядә минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы күләме арттырылды
1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы 12 792 сумны тәшкил итәчәк.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме арта — ул 12 792 сум тәшкил итәчәк. Бу хактагы документны РФ дәүләт башлыгы Владимир Путин берничә көн элек имзалаган иде.
Шулай ук бүгенге көннән илдә яшәү минимумы күләме арта — 11 653 сум була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев