Россиядә 2021 елның 31 декабре ял көне дип игълан ителде
Февраль аенда россиялеләрнең өч ял көне булачак - 21-23 февраль.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 31 декабре Россиядә эшләми торган көн булачак. Бу хакта РФ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган карарда хәбәр ителә.
Шулай ук 2 һәм 3 гыйнварга туры килә торган шимбә һәм якшәмбе ял көннәре дә күчереләчәк.
Моннан тыш, 20 февраль (шимбә) ялы 22 февральгә (дүшәмбегә) күчерелә. Шулай итеп, февраль аенда россиялеләрнең өч ял көне булачак - 21-23 февраль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев