РАЙОНДАШЫБЫЗ КЫЗЫКСЫНА: 5 бала тәрбияләүчеләргә нинди Республика бүләкләре каралган?
"Без хатыным белән 5 бала үстерәбез. Безгә нинди Республика бүләкләре каралган?" - әлеге сорау район социаль яклау бүлегенә юлланган.
Җавапны бүлек белгечләре тәкъдим итә:
"Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында" 10.10.2011 елның 74-ТРЗ № Татарстан Республикасы Законы нигезендә "Ана даны – Материнская слава" медале белән биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әниләр бүләкләнә. Үз балаларын намуслы тәрбияләүче, баланың сәламәтлеге, укуы, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгыртучы, ата-ананын һәм балаларнын административ хокук бозу очраклары булмаган очракта гына элеге бүләк аналарга бирелә. "Ана даны - Материнская слава" медале алганда бишенче баланың өч яшькә җитүе һәм 18 яше тулмавы шарт булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев