Районда 5 кеше штрафка тартылган
Үзизоляция таләпләрен бозган өчен районда 5 кешегә карата административ эш кузгатылган
Санитар-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәмәгән өчен – 2, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча таләпләр һәм кагыйдәләрне үтәмәгән өчен – 2 кешегә һәм ата-аналарның яки башка законлы вәкилләрнең балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән өчен 1 кешегә карата кузгатылган алар.
Ә гомүмән, Татарстанда, үзизоляция режимы кергәннән алып 3324 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дару чаралары, медицина эшләнмәләре әйләнешенә юл куйган 6 кеше һәм ялган белешмәләр өчен 5 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Эзләүдә булган 4 кеше тоткарланган һәм 10 җинаять ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев