Актаныш

Актаныш районы

16+
Общество

Остеопатта дәваланганда үлгән баланың әтисе фаҗиганең нечкәлекләре турында сөйләгән

Бер яшьлек малай Казандагы остеопатта кабул итү вакытында үлә. Фаҗига Әмирхан урамындагы шәхси медицина үзәкләренең берсендә була. Кабул итү вакытында баланың хәле начарлангач, администрация ашыгыч ярдәм чакырта. Табиблар сабыйны реанимацияләргә тырышып караса да баланың гомере өзелә. Болар барысы да баланың әтисе күз алдында була.

Баланың үлем сәбәпләрен ачыклау буенча җинаять эше кузгатылды.

Үлгән баланың әтисе сөйләвенчә, баланың хәле китә башлагач, остеопат ашыгыч ярдәм чакыртырга ирек бирми, ә үзе ярдәм күрсәтергә омтыла.  Хатын-кыз табибә малайның авырттырып кулларын һәм аякларын бөкли. Әлеге "дәвалау" процедураларыннан соң кечкенә пациентның тыны кысыла һәм авыртудан аңын югалта башлый. «Профессионал»  баланы әти-әнисенә бирми, аның аякларын әйләндерүен дәвам иткән. Нәтиҗәдә малайны шулкадәр җәфалаган, сабый үлеп китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев