ҖОМГА МӨБАРӘК БУЛСЫН!
Хәдисләрдә әйтелгәнчә, кояш чыккан иң хәерле көн – җомга көне. Ул көнне Аллаһы Тәгалә атабыз Адәмне бар кылды, шул көнне аны җәннәткә кертте һәм шул көнне аны җәннәттән чыгарды, кыямәт тә җомга көнендә булачак. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.), Аллаһы Тәгалә җомга көнен мөселманнарга бәйрәм итеп билгеләде, кем дә кем җомгага барса, госел алсын, дип әйткән.
Җомга намазын мәчеткә барып уку фарыз гамәл булып тора. Аллаһы Тәгалә “Җомга” сүрәсенең 9-10 нчы аятьләрендә: “Әй иман китергән бәндәләр! Әгәр дә җомга көнендә намазга чакырылса, Аллаһны искә төшерергә ашыгыгыз һәм сату-алуны, дөнья эшләрен калдырыгыз. Бу сезнең өчен хәерлерәк, әгәр дә сез моны белсәгез. Җомга намазы укылса, җир өсте буйлап таралыгыз, Аллаһның нигъмәтләрен эзләгез һәм Аллаһның күп итеп искә алыгыз. Бәлки сез уңышка ирешерсез”, – дип әйтте. Бу намаз фарыз булганга күрә, сәбәпсез аны калдыру зур гөнаһ төренә керә. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Кем дә кем бернинди сәбәпсез рәттән өч җомга намазын калдырса, Аллаһ аның күңеленә мөһер суга”, – дигән. Икенче бер хәдистә Аллаһның илчесе: “Кешеләр яки җомга намазын калдырудан туктыйлар яки Аллаһ аларның йөрәкләренә мөһер суга. Соңыннан алар гафилләрдән булачаклар”, – дип кисәтә. Галимнәр аңлатуынча, бу кешенең күңелендә ихласлылык юкка чыга һәм ул монафыйк кешегә әйләнә башлый. Изге гамәлләр кылырга омтылмый һәм хәерле нәрсәне дә кабул итми башлый. Шунысы да мөһим: мәчеткә җомга намазына килгән һәркемнең исемнәрен фәрештәләр язып торачак. Мәчеткә кадәр араны җәяү узу да хуплана. Бу гөнаһларны ярлыкау һәм бәрәкәт китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев