Очар кошлар кебек кайттык туган якка
Авыл тарихын да алар фойедагы күргәзмәлекләр белән бәйләп әзерләгәннәр. Җирлек башлыгы Әнвәр Гафуров, “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлеге җитәкчесе Илфак Гаянов авыл көненең истәлекле һәм онытылмас булып узуы өчен матди якны да, рухи якны да кайгыртканнар.
Бүген алар хөрмәтенә коймак та чыжлады табада, бәлеш тә пеште. Табын сые хәтта авыл мәдәният йортында да әзерләнде. Урам якта пылау, хашлама, шашлык пешереп, бәйрәмне күңелле уеннар, җыр-моң белән башлауга һава торышының көйсезлеге мөмкинлек бирмәсә дә, бер-берсе белән очрашу, аралашып яшәү кадерен белгән кировлыларга ул һич тә киртә түгел.
Мәдәният йорты фойесында сәламләү сүзләре, балалар чыгышлары белән башланган очрашу үзешчәннәрнең бәйрәм концерты белән дәвам итте. Биеделәр дә, җырладылар да, хәтта аулак өй дә оештырдылар. Авыл тарихын да алар фойедагы күргәзмәлекләр белән бәйләп әзерләгәннәр.
Җирлек башлыгы Әнвәр Гафуров, “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлеге җитәкчесе Илфак Гаянов авыл көненең истәлекле һәм онытылмас булып узуы өчен матди якны да, рухи якны да кайгыртканнар. Бергәләп авылны зурлап, туган якның кешеләрен кадерләп хөрмәтли белүләре, гореф-гадәтләрне саклап яшәүләре вакытсыз арабыздан киткән, җирлекнең үсеше өчен күп хезмәтләр куйган Айваз Гафуровны олылыклап искә алуларында да чагылыш тапты аларның.
Авылдашлар белән һәрвакыт элемтәдә яшәүче Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе – драматург Данил Салихов, ТР Дәүләт Советы Матбугат үзәгендә әйдәүче референт – шагыйрә Таңчулпан-Чулпан Әхмәтова, “Ялкын” журналы редакторы Илназ Фазуллин, авылда үтүче бик күп бәйгеләргә башлангыч бирүче һәм иганәчелек ярдәме күрсәтүче Азат Нургалиев та авыл белән бәйле истәлекләрен яңартып чыгыш ясадылар очрашуда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев