Медицина битлекләрен һәм санитайзерларны бушлай таратырга тәкъдим иттеләр
Ваклап сатуда битлекне өч сумга алырга була, ә россиялеләрне кулларын антисептик белән эшкәртүгә социаль реклама этәрергә мөмкин.
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Битлекләрне һәм антисептикларны популярлаштыруның нәтиҗәле ысулы — аларны бушлай тарату. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов тәкъдименә сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.
Парламентарий сүзләренчә, Covid-19 инфекциясеннән саклану чараларын бушлай тарату россиялеләрнең аларга игътибарын арттырачак.
«Безнең тәкъдим — битлек һәм антисептикны бушлай алуны мөмкин кадәр күбрәк булдыру. Моны кибет, кафе, спортзал һәм башка җирләрдә эшләргә була. Мөмкин булган урында битлекләрне бушлай өләшергә кирәк», — дип саный Нилов.
Аның сүзләренчә, ваклап сатуда битлекне өч сумга алырга була, ә россиялеләрне кулларын антисептик белән эшкәртүгә социаль реклама этәрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев